Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 24

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ барысын да үзең оештырырга мәҗбүрсең. Синнән башка ул беркемгә дә кирәкми. Бу эшне беләм, монысын белмим дип назланып тора алмыйсың. Ниндидер уңышка ирешергә телисең икән, бөтен эшне дә белергә һәм җиренә җиткереп башкарырга бурычлысың. Шунсыз мөмкин түгел. Ә мин бары тик яза гына белә идем…

      «Бер ун ел чамасы элек булса, бер хәл иде. Ә хәзер… Юк, хәзер халык сызыкны аша чыкты һәм ул китапка кире кайтмаячак. Китап хәзер беркемгә дә кирәк түгел.» Даутов  –  бик акыллы кеше, һәм әлеге сүзләре белән дә ул хаклы иде.

      Мин моңа, үз хисабыма бер роман бастырып, аны сатуга кую исәбе белән Уфаның китап кибетләрен урап чыккач кына, берсүзсез ышандым. Татар әдәбияты бүген беркемгә дә кирәкми һәм берәүне дә кызыксындырмый иде. Сатучылар янына килеп, кибетләренә китап кую турында сүз ачуга ук: «Юк, татарча әйберләр белән эш итмибез. Алучы юк»,  –  дип кенә торалар. Сатучыларны да аңларга мөмкин, алар белән табыш алу теләге идарә итә, табыш китерерлек булса, сатуга куяр өчен чират торырлар иде. Әмма татарча китаплар табыш китерми, чөнки аларны сатып алучы юк. Димәк, татар китап укымый. Укыса да, татарча китаплар укымый. Һәрбер халык үз язмышы өчен үзе җаваплы, һәм аның фаҗигасендә гаепне читтән табарга тырышу иң зур юләрлек булыр иде. Шулай да мин Уфада китапларымны сатарга ризалык биргән биш кибет таптым һәм көнендә үк берәр кап китап калдырып киттем. Бер капта  –  унике китап, барлыгы алтмыш данә, уңышлы гына сатып бетерсәләр, алты мең сум кесәдә дигән сүз. Бу романымны өч мең данәдә нәшер итеп, ике йөз меңнән артык акча чыгаруымны исәпкә алсаң, шатлыктан үрә сикерерлек түгел. Хәзер бөтен өмет районнарда иде. Ләкин андагы хәлләр дә зур уңыш вәгъдә итми, кеше хәзер китаптан бизә төшкән иде. Шулай булырга тиештер дә. Кайчандыр һәр авылда булган бай китапханәләр таркатылды. Һәр район үзәгендә эшләп килгән китап кибетләре «табышсыз нокта» буларак юк ителде. Кайчандыр менә дигән шигырьләр, хикәяләр бастырган газеталар авыл хуҗалыгы белешмәсенә һәм помидор тозлау рецептлары, сидек белән дәвалану ысуллары буенча кулланмага әверелде…

      Әлбәттә, бу  –  бер татар башына гына төшкән күренеш түгел, хәтта урыс наширләре дә укучылар азаюга зарлана, кайчандыр китап уку буенча дөньяда беренчелекне тоткан илдә эшләр хөртиләнә баруын билгели. Ләкин урыс  –  зур халык, ул мондый авырлыкларны җиңелрәк кичерә. Ә миңа авыр иде. Ләкин мин бирешмәскә тиеш идем. Башкортстанда илле дүрт район бар, дип уйладым мин, шуларның үзәкләрендә аена икешәр китап кына сатылса да, барлыгы йөз дә сигез данә була. Ә ул икешәр генә сатылмаячак. Татарстанда да шул чамарак булса… Кыскасы, бер ел эчендә бу китапны эш итеп бетерәчәкмен. Мин бөтен районнарны да гизеп кайттым, һәм бу уем дөреслектән артык ерак булып чыкмады.

      Икенче китап турында уйларга вакыт иде. Һәм өченчесе хакында да… Мин китап кибетләрендә электән дә бик еш була идем. Шуңа да киштәдә бишәр-унар китабы яткан авторның игътибарны шундук үзенә тартканын яхшы беләм. Авторның исеме бөтенләй таныш булмаса СКАЧАТЬ