Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 23

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ Китап хәзер беркемгә дә кирәк түгел.

      Иреннәремә кунып, колагымача җәелгән елмаю кинәт ятим калды. Мин үземне нокаутка очкандай хис иттем.

      – Мин ышанмыйм,  –  дип кабатлады Даутов.  –  Һәм сине дә бу уеңнан сүрелдерәсем килә. Ялгышуыңны үзеңә исбатлап күрсәтәсем килә.

      – Юк, сез ялгышасыз…  –  дип пышылдадым мин, иреннәремне көчкә кыбырдатып.  –  Әле соң түгел… Китап укучылар бар әле…

      Даутов елмайды.

      – Бәхәс!  –  Ул кулын миңа сузды:  – Бәхәсләшәбез. Мин китап беркемгә дә кирәкми дигән фикердә. Ә син кирәк дисең. Әгәр хаклыгыңны исбатлый аласың икән, мин сиңа бер миллион бирәм. Әгәр юк икән… бирмим.

      – Миңа акча кирәк…  –  дидем мин, бәхәсләшергә дип сузылган кулымны кире алып.  –  Хаклыгымны исбатлар өчен, китап чыгарырга тиешмен ич. Ә аның өчен акча кирәк булачак.

      – Күпме?

      – Бер миллион…  –  Мин кинәт тотлыгып калдым. Даутовның бөтен кыяфәте ул акчаны бирергә әзер иде, һәм мин ник ике миллион сорамавыма үкенеп тотлыгып калдым.  –  Ким дигәндә…

      – Мин сиңа миллион ярым акча һәм ел ярым вакыт бирәм,  –  дип елмайды Даутов.  –  Шул вакытка үзеңнең хаклыгыңны исбатлый аласың икән, тагын миллион ярым өстим. Әгәр отылсаң… Отылсаң, миллион ярымны кире кайтарасың… Процентлары белән…

      Ул тагын кулын сузды. Мин аның кире алуыннан курыккандай, ашыгып кулын кыстым.

      – Бәхәс?

      – Бәхәс!

      Хушлашканда, без икебез дә бәхетле идек. Чөнки икебез дә үзенә нык ышана һәм инде җиңдем үк дип уйлый иде.

      – Акчаңны иртәгә үк китереп бирерләр,  –  дип елмайды Даутов.  –  Минуты, секунды белән эшкә тотынырга мөмкин…

      – Рәхмәт!  –  Мин дә авызымны җыя алмадым.  –  Рәхмәт…

* * *

      «Эх, акчам юк шул, акчам булса, әллә ниләр кыйратып ташлар идем!»  –  дип зарланудан да рәхәтрәк әйбер юктыр. Үзеңнең шушы сүзеңә үзең үк ышанасың да бик аздан гына торган бик зур кеше кебек тоеласың. Алай бик әллә ниләр майтарырлык зат булсаң, кесәңдә җил уйнамас иде инде…

      Бу  –  ахмакка да аңлашыла торган гадидән гади хакыйкать. Ләкин мин аны бары тик кесәмдә миллион ярым акча авырлыгын тойгач кына аңладым. Ә аңарчы адым саен диярлек: «Эх, акчам булса, китаплар чыгарыр идем…»  –  дип зарлана торган идем. Хәзер минем кесәдә акча юк түгел иде. Ләкин эшкә тотынырга артык ашыкмадым.

      Бәхәсләшеп кул кысышканда Даутов белән икебез дә тиңнәр сыман тоелсак та, без икебез ике халәттә идек. Әлеге бәхәс –  Абрар Муса улы өчен бары тик чираттагы күңел ачу гына. Отса да, отылса да, ул берни дә югалтмый. Ә минем өчен бу  –  яшәү-үлем мәсьәләсе иде. Әгәр әлеге акчаны дөрес тотмасам, кабат мәңгегә дә мондый зур сумма кулыма килеп эләгәчәге юк. Мин хәтта аны түләрлек дәрәҗәдә дә булмаячакмын. Минем алда бер генә юл иде  –  уңышка ирешү. Акчам юк чакта, китаплар нәшер итеп табыш алып булуына ышанычым зур булса СКАЧАТЬ