Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 22

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ тә мөһим нәрсә җиткерергә теләгәндер кебек тоела. Тагы да төгәлрәк әйткәндә, ул мине ялгыш адымнан кисәтергә теләгән, ә мин аны ишетмәгәнмен. Ирен өстемә чәчрәгән кечкенә төкерек кисәге аңымны томалаган. Төкеректән дә томаланырлык булгач, аң дигән нәрсә бик зур да булмагандыр инде. Мин ул карчыкны кайвакыт төшемдә күрәм һәм чиксез үкенүләрдән әрнеп уянам. Тик соң инде.

      Даутов мине бик җылы каршылады. Ишектән күренүемә үк урыныннан торып, яныма килеп, кул биреп күреште. Өстәл артына утыргач, сәркатибен чакыртып, үзенә яшел чәй, ә миңа кара кофе китерергә кушты. Дөресен әйткәндә, мин бераз югалыбрак калдым. Даутов минем хакта бик күп беләдер шикелле тоелды. Хәтта кара кофе эчүемә кадәр. Әлеге уйларымның дөреслеген исбатларга теләгәндәй, ул елмаеп куйды:

      – Мин синең әсәрләреңне укып барам,  –  диде ул, өстәл тартмасыннан бер кап «честерфилд» чыгарып, бер сигаретын авызына капты да, көллекчәне миңа шудырды.  –  Тартырга теләсәң, рәхим ит.

      Һәм икенче кулында кара «Пётр I» кабы пәйда булды. Мин елмаеп куйдым һәм тәмәкегә үрелдем.

      – Синең геройлар гел кара кофе эчә, кара «Пётр I» тарта, кара курткадан һәм кара күзлектән йөри,  –  дип елмайды ул.  –  Һәм әсәрләреңдә дә каралык өстенлек итә. Хәтта якты хыяллар, якты персонажлар артында ниндидер кара шәүлә барлыгын тоясың…

      Мин сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйдым. Тик дәшмәдем. Ул хаклы иде.

      – Кара төс  –  үз-үзеңә ышанып җитмәү билгесе, диләр…  –  Даутов бер мәлгә миңа төбәлеп тынып калды. Нәрсәдер әйтүемне көтте шикелле, тик мин нәрсә әйтим?.. Һәм ул дәвам итте:  –  Мин синең иҗатыңны да, журналистлар белән әңгәмәләреңне дә күзәтеп киләм. Һәм берничек тә үз-үзеңә ышанмый торган кешесең дип әйтә алмыйм. Киресенчә, бүген үз көченә синнән дә ныграк ышанган язучыны табу кыен.

      Мин телсез идем. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге җитәкчеләр, байлар арасында милли әдәбият белән кызыксынган кешеләр барлыгын башыма да китергәнем юк иде. Ә Даутов бөтенесен белеп тора икән. Бу минем өчен көтелмәгән зур яңалык иде.

      – Шуңа күрә мин синең әсәрләреңдәге кара төсне үз-үзеңә ышанырга теләмәү билгесе дип кабул иттем…

      Сәркатип кыз поднос күтәреп кереп җитте. Мин алдыма куелган кофега карап елмаеп куйдым. Ә Абрар Муса улы дәвам итте:

      – Гади генә, аяк астында аунап яткан детальләрдән көтелмәгән нәтиҗәләр чыгара белүең сине кешенең киләчәгенә өметсезлек белән карауга этәрә. Иҗатыңда «коточкыч» жанры өстенлек алу да шуннан киләдер кебек. Син, бүгенге вак күренешләрне анализлап, куркыныч фаразлар кыласың. Һәм шул коточкыч күренешкә үзең дә ышанырга теләмисең…

      Даутов елмаеп миңа карады да алдында торган чынаякка үрелде. Мин дә кофе уртлап куйдым. Һәм ни дә булса әйтмәс өчен, комсызланып тәмәке суырдым. Һәм аның тагын сүз башлавын көттем. Ләкин ул дәшмәде.

      – Сез әдәбиятны яхшы беләсез…  –  дидем мин, тагын СКАЧАТЬ