Китап / Книга. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап / Книга - Марат Кабиров страница 19

Название: Китап / Книга

Автор: Марат Кабиров

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-03369-5

isbn:

СКАЧАТЬ бер йомыш бар иде…

      – Беләм,  –  дип бүлдердем мин аны,  –  йомышың төшмәсә, хәл сорап шылтыратмыйсың инде син…

      Ул минем сүзне ишетмәде дә бугай, үзенекен тезде:

      – Мин әле гастрольдә йөрим. Бушамыйм. Бер эш бар иде. Кыскасы, болай. Бик абруйлы бер абзыйның юбилей кичәсен алып барырга кирәк. Музыкантлар да, җырчылар да бар. Кичәне алып барыр өчен, җор телле кеше кирәк. Синең кулыңнан килә ул. Әйдә, тәвәккәллә әле.

      – Гомеремдә бер тамада булганым юк…

      – Моның өчен әллә ни кирәкми. Җыелган кунакларның исемлеген аласың да, кызыклырак итеп сүз бирәсең. Алар сөйләп бетергәч, табындагыларны эчәргә кыстыйсың. Шул гына.

      Минем, әлбәттә, табын алып барганым бар иде. Дусларның, туганнарның берәр бәйрәме булса: «Син язучы кеше, телгә остасың…»  –  дигән булып, бу эшне гел миңа йөклиләр. Һәм мин аны бик яратмый идем. Басып тост әйтеп аракы эчүне кем уйлап тапкандыр, белмим. Әмма мин моның бер кызыгын да күрмим. Ну, кунак кеше сүз әйтә инде, бәйрәмгә сәбәпче булган кешене мактаган була, янәсе ул әйбәт, изге күңелле, фәлән-төгән… Теге бахыр, бу сүзләрнең шыр-ялган икәнен белеп торган килеш, ышанып утырган була… Һәм табынның башыннан азагынача шул күренеш дәвам итә… Бәйрәм табыны колхоз җыелышы түгел ич инде… Әле дә Хәмитнең тәкъдименнән баш тартырга иттем. Тик ул, минем хәлне аңлагандай, тылсымлы сүз әйтте:

      – Карышырга уйлама да!  –  диде ул, боерык биргәндәй итеп.  –  Беренчедән, баш тартсаң, мине авыр хәлгә куясың. Икенчедән, акча түлиләр. Әйбәт түлиләр. Биш мең.

      – Нәрсә?!  –  мин үз колакларыма үзем ышанмый тордым.  –  Биш мең?

      – Әйе. Сәгать дүртләр тирәсендә Октябрь проспектындагы ашханәгә кил. Анда сине Илнур каршы алыр. Безнең баянчы егет. Ул барысын да төшендерер. Ярый, хуш. Мин ашыгам.

      Һәм ул трубканы ташлады.

      Биш мең, әлбәттә, зур акча иде. Ләкин күңелне әрнетеп, тагын бер уй узды. Роман, повестьларны бер меңгә дә алучы юк, ә монда, ниндидер табын өчен… Ләкин мин бу уйны шундук куып җибәрдем. Акча эшләргә комачаулап йөрмәсен…

      Мин табын алып барырга бик яратмыйм, дигән идем. Ялгышканмын икән. Әлеге табынны алып барганда мин шуны ачык төшендем: яратмыйм дип әйтү дөрес түгел, мин бу эшне күралмыйм икән.

      Дуслар табынындагы шикеллерәк булыр дип көткән идем. Бер өстәл артында утырасың, вакытын белеп кенә, кирәкле кешегә сүз бирәсең… Монда алай булмады. Беренчедән, килгән кунаклар, чынлап та, бик зур урыннарда эшли торган тәкәббер кешеләр иде. Безне алар белән бер табынга утыртмадылар. Чаршау артында аерым өстәл куйдылар. Әлбәттә, өстәлләре мул иде. Әмма бер табында утырмау мине, алып баручы буларак, авыр хәлгә төшерде. Бер өстәлдә утырганда, син үз кешегә әйләнәсең. Ә болай… Кешеләр сүз әйткән арада, мин, сөяк өмет итеп йөргән көчек шикелле, өстәл тирәсендә бөтерелергә мәҗбүр булдым. Ә бу кимсетә иде. Син бу табын кешесе түгел. Син чит. Син болар белән тиң түгелсең. Син аларны хезмәтләндерергә СКАЧАТЬ