Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 28

СКАЧАТЬ хәлләрдән шушы хәлемдә дә аерыла алмый изаланам. Шөкер итәм, рухым яшь, йөрәгем тибә, димәк, шигырь тыңлар гына хәлем бар әле. Гомерне Аллаһы Тәгалә адәм баласына ниһаясез бирмәгән, барыбыз да беләбез, әмма әллә нигә караңгы гүргә керәсе генә килми. Хәятымның киләчәге сүнгән, кара гүр мине көтә һәм мин анда барырга мәҗбүрмен. Нинди шигырең укыр идең шундый адәм баласына, шагыйрь?

      – Олуг хан, минем кулыма оныгыгыз Кол Гали язган шигырьләр килеп керде. Укыдым да мин аларны, таң калдым. Олуг шагыйрь икән сезнең оныгыгыз. Тик аны…

      Сәлим хан кулын күтәрде, Әбделгаләүгә туктарга кушты.

      – Шагыйрь, ары таба сөйләмәсәң дә була. Оныгымның Үргәнечтә икәнен бер синең авызыңнан гына ишетүем түгел. Ил— гайбәттән, җир айдан кача алмас, диләр. Иншалла, шигырь язса-язмаса да, туган туфрагына кайтыр ул. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зурдыр, йа Раббым, кичерә күр колыңны. Күрәсең булса, күркә булырсың, ди. Күрәсе булгандыр…

      Сәлим хан кинәт эчен тотып, куырылып китте, йөзенә тимгел-тимгел кызыл таплар кунды. Әбделгаләү, бу хәлне күреп, торып китәргә ниятләгән иде, Сәлим хан, кулын күтәреп, аңа сабыр итәргә кушты.

      – Үтә ул, үтә, шагыйрь. Әллә ни шунда, дулкын-дулкын булып килә дә, бөтерә дә ала.

      Чынлап та, ул арада ханның йөзе алсуланып китте, тимгелләре югалды, чыраена табигый төс керде.

      – Укы, укы, Әбделгаләү, – диде моңа кадәр дәшми торган кәтиб Хафиз.

      – Мин басып укырмын, ханиям.

      – Ихтыярың, ихтыярың…

      Илаһи, мин сорыйм синнән,

      Шул дүрт чараны бүләк ит:

      Берсе – җәннәт, берсе – хөрмәт,

      Берсе – нигъмәт, берсе – иман.

      Телимен синнән, и бар итүче!

      Шул дүрт чараны юлдаш ит:

      Берсе – гыйлем, берсе – гамәл,

      Берсе – иминлек, берсе – иман[1].

      Сәлим хан кулын күтәрде, бер мизгел шагыйрьгә карап утырды.

      – Сөбханалла, Әбделгаләү, сиңа гакылны Аллаһы Тәгалә үзе биргәндер. Йә, хәзер золым-җәбер кылган кешеләр турында берәр нәрсәне укы.

      Каза килсә берәүгә, димә: килсен,

      Берәүгә килсә сырхау, димә: үлсен.

      Бу сүзләрең аңа һични кылмас,

      Зарар килер үзеңә, файда булмас…

      Тагын бер-ике юл шигырь укылгач, Сәлим хан кисәк кенә түшәккә ятты, сизелер-сизелмәс кенә Әбделгаләүгә кул селтәде. Кәтиб Хафиз шагыйрьне ятак ягыннан алып чыгып китте. Әмма алар сарай бусагасы аша үтәргә дә өлгермәделәр, артларыннан бусагабаш йөгереп чыкты.

      – Хафиз, Хафиз, сезне ханиям дәшә!

      Ятак ягына әйләнеп керделәр, Сәлим хан сүзсез генә икесенә дә якынрак килеп утырырга кушты.

      – Кәтибем, язып бар. Миннән соң Болгар тәхетенә утырган углан-ханнарга васыятем шушы булыр. Онытмасыннар иде: Ходай Тәгалә адәм баласына да, хайван вә җанварларга да көч-гайрәтне мул итеп биргәндер. Ат хайваны адәм баласыннан күп тапкыр көчлерәктер, үгез вә арыслан СКАЧАТЬ



<p>1</p>

Шигырьләр Габдрахман Утыз Имәнидән.