Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 30

СКАЧАТЬ кылмады шикелле. Ил халкына коткы тараткан ярым шымчы, ярым төрки-болгар булган епископ (ул Дунай болгарларыннан иде) бервакыт Игәнәй тарафыннан үлемгә дучар ителде. Шул вакыйгадан соң үзе дә илдән китәргә мәҗбүр булды. Чөнки кияү санында йөргән Андрей кенәзгә ярарга тырышкан Сәлим ханның аны зинданга яптыруы бар иде. Ул гынамы, хәтта әле башын да кистерер иде, мөгаен. Инде Аллага шөкер кыла шәех Игәнәй, Ходай саклады, вакытында качып котылды. Хак анысы, үкенечсез дә булмады: яшь хатыны бер җилбәзәккә ябышып китеп барган иде. Инде шәех сабырланды, ул вакыттагыча бик уфтанмый иде: хатын мал түгел, таш алтын түгел дигәндәй, киткәне урынына янә хатын табыла.

      Кемгә дә сер түгел иде, шәех Игәнәй, бары тик Сәлим хан гайрәтеннән өркеп, Болгарга кайтмый ятты, гәрчә якыннары, Үргәнеч сәүдәгәрләре аша илгә чакырып, хат артыннан хат язсалар да. Ахыр килеп, динсез мәлгуньнәр Харәземшаһ калаларын басып ала башлагач кына, ул юл чыгарга мәҗбүр булды. Кайткач та әле айдан артык кеше-кара күзенә күренергә куркып йөрде. Бары тик Ишкул шәехнең каты авыруын, аннары Сәлим ханның да урынга калганын ишеткәч кенә йөзен ача башлады. Ниһаять, кыюланып, кайчандыр үзен яман дошман күргән ханбикә Зөбәрҗәткә мөрәҗәгать итте. Ни өчен соң ханбикәгә дип сорасалар, үзе дә тәгаенен әйтә алмас иде. Әмма күңеле нигәдер шулай теләде. Һәм ялгышмады, ханбикә аны сарайга дәштерде, ханга күрсәтергә булды. Бәлкем, Үргәнеч вакыйгалары шәехкә бу адымын ясарга бер сәбәп булгандыр. Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт, монгол илчеләрен яклап чыккан өчен, олуг шәех Пәһлеван Мәхмүтнең башын кистертә. Шуның белән зур хата кыла. Ясаклы солыхка килешмәгән Харәзем илен, калаларны дошман камагач, рухани атакайлар яуга каршы халыкны күтәрү урынына Чыңгыз хан гаскәрен яклыйлар, аларга илне биләргә ярдәм итәләр. Аларның, ягъни имамнарның, бу «изге эшен» Чыңгыз хан да онытмый, калаларны алган сугышчыларына: «Һөнәрчеләр белән дин әһелләренә тимәскә!» – дигән әмер бирә. Олуг Мөхәммәт исә, халкы күңелендәге иманга кул күтәрүе сәбәпле, дәүләтен югалта. Чөнки иманы юкның кыйбласы да юктыр. Шул гыйбрәтле хәл турында сөйләргә тиеш ул ханга.

      Шәех Игәнәй тагын угланнар ягына күз төшереп алды. Тәхет, бәхәссез, ике угланның берсенә васыять ителер. Ә бит заманында Сәлим хан Болгар тәхетен бөтен халык алдында оныгы Галигә вәгъдә иткән иде. Хан оныгы исән, Алла саклаган, аны сәүдәгәр Биккол коткарган. Үргәнечтә шәех аны үз күзе белән күрде. Әле булса күз алдында: каршына сакал-мыек җибәргән, төз вә мәһабәт гәүдәле, зыялы кыяфәтле хан оныгы килеп баскач, шәех тәгаен ни әйтергә белми аптырап торган иде. Әйе, үз күзләренә үзе ышанмады ул анда. Ышанырлык идеме, хан оныгын Казан каласы нигезенә корбан кылдылар, диелде ич. Аннары Сәлим хан бу эшкә фатиха биргән вәзире Исхакның башын кистерә яза. Вәзир кадәр вәзирнең башына кизәнерлек булгач, кем инде булган хәлне булмаган дип сөйләп йөрсен икән?! Әйе, ыспай киенгән иде хан оныгы. Чак кына кылыйрак торган күзләр, мөлаем караш, өстендә Пәһлеван Мәхмүт мөридләрендә генә күренгәләгән көмеш тукымалы чапан, болгари итекләр, СКАЧАТЬ