Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 29

СКАЧАТЬ Ишкул шәех түгел иде, кәтиб Хафиз, шәех түгел иде. Игәнәй – белекле, гакыллы, ил имамы булырдай адәм, – диде вәзир Камай һәм ханбикә артыннан хан ятагына кереп китте.

      – Табиб Хәсән дә кайтты микән? – дип сорады кәтиб Хафиз шагыйрь Әбделгаләүдән.

      – Менә анысы миңа караңгыдыр, кәтиб Хафиз. Кичә мин ханбикәгә шигырьләр укыдым, шул вакытта безнең янга баһадир Таймас килеп керде һәм ханбикәгә: «Табиб Хәсән юк», – диде. Бу хәлдән шуны аңладым, табиб Хәсән илгә кайтмаган. Ә менә шәех Игәнәй, хан оныгы Кол Гали Болгардадыр.

      – Анысын анык беләсеңме?

      – Кешедән ишеттем, кәтиб Хафиз.

* * *

      – Су бир, ханбикәм, су, – диде Сәлим хан, ятагына ханбикә килеп керүгә.

      Ханбикә тышы тирләп торган чүлмәктән ханга чишмә суы салып бирде. Сәлим хан акрын гына күтәрелде, калтыранган куллары белән җиз чүмечне алды.

      – Көмеш чүмечемне кая куйдылар? – дип сорады ул, су эчеп туйгач. – Асрау кызларны да кертми башладың.

      – Асрау кызларны үзең кертмәскә куштың ич, ханиям. Имеш, яхшысынмыйм кыз балалар алдында ыңгырашырга.

      – Һич югы, бусагабаш янымда торсын.

      – Хәзер табиб кайта. Ишкул шәех вафат булды, ханиям.

      – Ишкул вафат?! – диде Сәлим хан. – Миңа да нәүбәт җитте. Кияү киттеме? Ә бит ул миңа без бер көндә…

      – Сөйләмә тузга язмаганны, ханиям. Ул аны болай гына сөйләп йөргән булгандыр, исән калу өчен.

      – Һә, бу хакта аңа Чәчкә Ана әйтте диделәр түгелме соң?

      – Чәчкә Ана үзе дә гүр иясе инде.

      – Кем әйтте?

      – Таймас баһадир.

      – Ә бит ул, мәрхүмә, мәңге яшәр кебек иде. Мин үскәндә үк карчык иде ул Чәчкә Ана. Хәерле булсын, язмыштан узмыш юктыр. Дәштер угланнарны, ханбикә, чапкыннар җибәр.

      – Бүген үк җибәрермен, ханиям, – диде Зөбәрҗәт ханбикә, авыруның кулыннан алды. – Калага шәех Игәнәй кайткан. Сине күрергә тели. Сабырланган, үкенеп бетә алмый, диделәр.

      – Үкенү белән генә кылган языгын юа алса икән ул. Шушы чиркәү аркасында күпме зыян-зәүрәт күрде Болгар. Йә, хуш, кабул итәрмен.

      – Син аны…

      – Мин аны кичерермен, ханбикә, кичерермен. Аллаһы Тәгалә алдында барыбыз да бертигездер.

      Ханбикә бусагабашны дәшеп алды, шәех Игәнәйне чакырырга кушты.

      – Әйт, хан иртәгә кабул итә дип.

      – Баш өсте, ханбикә.

* * *

      Көтмәгәндә урынга калган һәм ике-өч көн эчендә вакыт-вакыт кешеләрне танымый башлаган Сәлим хан янына гарәп табибы белән ханбикә берәүне дә кертмәскә булдылар. Ханның хәле авырая төшкәч үк, дәвалый башлаган гарәп табибы ханбикәгә әйтте: «Хан озак яшәмәс». Шул хәлдән соң табибы кулыннан килгәнен барысын да эшләде кебек. Дарулар эчерде, сөлек салды, әмма бер дә алга китү булмады. Ахыр мәрхүм Ишкул мәчетеннән шәехнең бер мөриден китерделәр, ул ханга ясин чыга гына башлаган иде, кинәт исенә килгән вә зиһене ачылып киткән Сәлим хан аны ятак ягыннан куып җибәрде.

      Шуннан соң ханбикә, вәзир Камай СКАЧАТЬ