Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 27

СКАЧАТЬ хәл итте: көндәшенең углы аның кияве. Әйе, дөнья дигәнең әллә ниләр эшләтә адәм баласын, турыны бөгә, бөкрене турайтып куя. Сәлим хан да әнә ошбу якты дөньяга гомер бакыйга килгән кебек йөрер иде, хәзер йә биле катып, йөри алмас булып урында ята, йә башка хезмәттән зарланып көннәр буена ыңгыраша. Табибы да һични эшли алмый. Шулай шул ул гомер дигәнең, бер безгә генә түгел, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләренә дә гомер дигәнеңне үлчәп-чамалап кына биргән. Димәк, һәммәбезгә дә шулай язган, ә язмыштан узмыш юк, диелә. Сәлим ханга да тәхет варисы турында уйлар вакыт җитә. Югыйсә шулай бөкшәеп, ыңгырашып ята-ята телдән калуың бар. Зиһенең саф, тәнең таралмаган чакта васыятеңне – тәхетеңне – кайсы угланыңа яисә кайсы оныгыңа калдырырга исәбең? Ярый, элек вәгъдә иткән Гали оныгыңа тәхетең бирә алмадың, ди. Ә нигә, әйтик, Хаҗи угланның кечесенә – Җаббарга атап васыять әйтмәскә? Абасына вәгъдә иттең, энесенә бирдең! Халык та канәгать, үз күңелең дә тыныч булачак. Җаббар оныгыңа бирмәгән хәлдә каладыр ике угланың: йә Хаҗи, йә Илһам. Аллага шөкер, икесе дә үз акылларында, тәүфыйклылар, әдәплеләр, уңга-сулга карап дога кылмыйлар, кыйблаларын беләләр. Икесе дә башкалар кебек өчәр хатынга өйләнмәде, бер белән берәгәйле итеп яшәделәр. Акбикә киленең өлкән угланыңнан киткән икән— анысына үзең гаепле, ханиям.

      Ниндидер тарлыклардан үтә-үтә, ниһаять, тәхет бүлмәсе каршына килеп туктадылар.

      – Хан әйткәндә сүз катма, тыйнак кына тыңла, авызыңа су кабып та утырма, – диде Зөбәрҗәт ханбикә киявенә кырыс кына. Аннары ишеккә таба атлыйсы иткән иде дә, нидер исенә төшеп, янә Дәүранга әйтте: – Хан авыртынып тора, кычкырып сөйләшмә. Ил хакименең игелеген алыйм дисәң, ир түренә баш иеп кер, дигәннәр.

      – Ярый, анам, сез дигәнчә итәрмен.

      Ханбикә аның сүзләрендә киная кебегрәк агыш күреп туктагандай итте, әмма һични әйтмәде, алга атлады.

      Сәлим хан зур вә киң сәкедә ястыкта ята иде, аның янында кәтиб Хафиз, вәзир Камай. Хан аларга нәрсәдер сөйли иде, ишектә ханбикә белән кияве күренүгә торгандай итте, баш игән Дәүранга ияк каккандай булды.

      – Ханбикә, – диде хан. – Ишкул шәех урында ята икән, хәле мөшкел, ди, табибымны шунда җибәрдем әле.

      – Хак хәбәр, ханбикә, шулай шәех телдән язып алгалый, – дип өстәде вәзир.

      – Әйе, Ишкул да урынга калган, безгә дә әнә нәүбәт килә,– диде хан һәм түшәгенә сузылып ятты: – Тәкъдирдән берәүнеңдә котыла алганы юк шул.

      Ризык-нигъмәтләр керттеләр, көмеш табак белән хан алдына куйдылар. Сәлим хан торып утырды, савытлардагы ризыкларга күз йөртеп чыкты.

      – Күз тели, күңел алмый, – диде ул, кире урынына ятып, зәгыйфь кенә итеп кул селтәде. Янәсе, алып китегез ризыкларыгызны.

      – Азрак булса да капкалар идең, ханиям, – диде ханбикә.

      – Хәл юк, ризык кабарга түгел, сөйләшергә дә хәл юк, – диде Сәлим хан һәм, вәзиренә карап: – Инде балалар белән нишләргә миңа, вәзирем? – диде.

* * *

      Ташчыларны озаткач, хәле авыраеп киткән СКАЧАТЬ