Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 24

СКАЧАТЬ утырган киявенә карап торды. Ир-затның кадер-хөрмәтен белә торган хатын иде ул. Ханбикә буларак үз тирәсендә чуалган ир-атның барысыннан да ул нинди дә булса кимчелек табар иде. Ә чын гашыйк кеше мәхәббәттә сукыр була, сөйгәнендәге кимчелекләрне күрми. Шуның өчен булса кирәк, мәхәббәтне «сукыр» диләр. Бик ихтимал, сукырдыр да ул үлеп гашыйк булган кеше өчен. Ләкин Зөбәрҗәт ханбикә өчен алай ук түгел иде. Зөбәрҗәт ханбикәдә холык вә фигыль башка хатын-кызларга караганда аерымрак иде. Аны Сәлим ханга гашыйк иде дип булмый. Сәлим хан аны үзе үлеп яратты. Һәм бу хәлне кыпчак Сарбай хан кызы Зөбәрҗәт ничек бар, шулай кабул итте. Башын югалтыр дәрәҗәгә җитеп гашыйк булган, шул сәбәпле күп очракта теге дөньяга китеп барган хатын-кыз һәм ир-егетләрне гомумән аңламады ул. Сәлим хан исә хатыныннан канәгать иде. Зөбәрҗәткә өйләнгәч тә, башка ханнар кебек хатын янына хатын алмады, җарияләренә дә күз салмады диярлек. Һәрхәлдә, ханбикәсен рәнҗетерлек хыянәт кылмады. Ләкин шушы горур вә тәкәббер, ни дәрәҗәдәдер үз-үзенә гашыйк булган хуҗабикә каршында хәзер нәкъ менә аңа кадәр ханның хатыны булган Туйбикәдән туган бала утыра иде. Кирәк бит, шул хатыннан туган ир бала аның кызына гашыйк булган. Гашыйк булып кына калса бер хәл, урлап киткән, никах укыткан. Инде әнә кызының авырлы булуын ишеттерделәр. Мәгълүм ки, Туйбикә ханнан балага узмаган, димәк, аны яратып яшәмәгән. Яраткан кешесеннән хатын-кыз бала тапмый калмый. Алпардан әнә нинди бала тапкан, карап туймассың үзенә. Әйе, моның атасы Алпар да соклангыч ир-ат кыяфәтле иде, бусы да бер күрүдә хатын-кыз гашыйк булырдай икән.

      Ханбикә хаклы иде, хәзер аның алдында үсмер егет түгел, йомры кара сакаллы, кара мыеклы, матур сынлы ир-ат иде. Дәүранны күргәч тә, ханбикә кызының хәленә керде. Баш алып качып китәрлек икән шул егете дә, кол оста гына димәссең. Шулай дип үз-үзен юатса да, ханбикәгә әллә ни юану килмәде. Гүзәлләрнең гүзәле булган Назлыгөлен, хан кадәр хан кызын, бердәнберен бер дә колчура егеткә бирәсе килмәгән иде аның. Әйе, гәрчә сынбат гәүдәле, күрер күзгә пәйгамбәрләр кыяфәтле булса да… Ләкин кылынасы кылынган иде инде, Назлыгөлне йөкле, диделәр. Димәк, булачак баланың әтисе ошбу кешедер. Зөбәрҗәт ханбикәнең хәзер тизрәк шуны гына беләсе килә: кайда булыр аның кадерле Назлыгөле? Кай тарафларда яшереп тота аны, нигә анасына күрсәтми?

      – Назлыгөлең кая инде, кияү-балакай? Үзеңне тотып килтерделәр, хатыныңны кай тарафларда интектерәсең, әйт? Хак булса, йөкле икән Назлыгөлем. Синнәнме?..

      – Анам, – диде Дәүран, ханбикә алдына төште. – Анам, әйтмәгез алай, кимсетмәгез кызыгызны. Назлыгөл минем никахлы хатыным.

      Дәүран авырлык белән башын күтәрде, беренче тапкыр дияргә була, Зөбәрҗәт ханбикәнең күзләренә карады.

      – Утыр, утыр, кияү-балакай. Сине дә, Назлыгөлне дә рәнҗетәсем килми иде, иллә сез икегез минем йөрәгемә бик күп тоз салдыгыз, бик нык әрнештем йөрәк парәм югалгач.

      Шулчак бүлмәгә Сәлим хан килеп керде:

      – Ә-ә, сез монда икән. Йә, әйттеме Назлыгөлнең кайда икәнен?

      Ханбикә урыныннан кузгалмады, тыныч СКАЧАТЬ