Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 - Мусагит Хабибуллин страница 21

СКАЧАТЬ каравылбаш Ташкари. Ә инде хан киявен миннән яшереп калдырам дип өмет итсәң – ялгышасың. Артыктан берәүнең дә качып котыла алганы юк әле, мин сине теге дөньяда булса да эзләп табармын.

      – Ходавәндә, меңбаш, баскан җиремдә җир упсын, качты ул хан кияве дигән адәм. Әйтәм бит, тәрәзәне алган да…

      – Кай тарафка китте дип уйлыйсың инде?

      – Менә анысын әйтергә өлгермәде, меңбаш, чөнки берәүнең дә күзенә чалынмады.

* * *

      Табын янында алар иркенләп сөйләштеләр. Йөзбаш, әле сылтау табып, һавага чыгып керде, әле чуен коючы останың хатыны белән сөйләшкәләп алды. Кыскасы, бу ике кеше арасындагы әңгәмә гүя аны бөтенләй кызыксындырмый кебек кыланды. Әмма колагына ирешкәне дә аның өчен бик җиткән иде. Ике останың әңгәмәсеннән ул шуны аңлады: әмир Хаҗи биредә булып киткән, яшь хатыны белән килгән икән. Хатыны белекле, тыйнак, гүзәл икән.

      Ашап эчкәч, алар китәргә җыендылар, оста Бәкер капкага кадәр озата барды. Йөзбаш алардан бер тотам да калмады. Бу хәлдә манарага кереп качу турында уйларга да ярамый иде. Дәүран шул хакта оста Бәкергә әйтергә дип авызын гына ачкан иде, артларыннан килүче йөзбаш:

      – Оста Дәүран, манарага керү булмас, мин сине бүген үк хан каршына алып кайтырга тиеш, – диде, аннары, оста Бәкергә баш иеп: – Ә син, оста, кичер безне, кичерә күр. Кунак итүең өчен рәхмәт.

      Ике оста күзгә-күз карашып алдылар, ләкин икесе тиң авыз ачып сүз катмады. Дәүран дустының кулын кысты.

      – Язганы булыр, Бәкер, – диде һәм, сикереп, атына атланды.

      Кирмәннән чыккач та, атларын юырттырып киттеләр, йөзбаш Дәүран белән янәшә барды. Ярты юлны үткәч, кояш баеды, караңгы төшә башлады. Йөзбаш азатларына туктарга боерды, шунда кунабыз, диде.

      – Син мине ханга кайтарып тапшырырга җыенган идең түгелме? – дип сорады Дәүран.

      – Хан йоклыйдыр инде, оста. Ашыкмыйк, ашыгып куян куалар. Атлар да ял итәр, су буенда кунуга ни җитә. Хәзер менә казан асарбыз, кымызлап утырырбыз.

      Хәер, Дәүранга барыбер иде. Әмма аның күп нәрсәне беләсе бар иде әле. Йөзбаш бар нәрсәдән дә хәбәрдар кебек тоелды аңа. Хан кызының хәзер кайдалыгын беләме ул? Ул да атасы Сәлим хан кулында микәнни?.. Назлыгөл авырлы иде, бу хәлне белеп, хан аны табарга боердымы? Менә аны хан каршына алып кайталар. Назлыгөле каршынадамы? Юк, булмастыр. Назлыгөле Сәлим ата кулында булса, нигә ханга кияү? Ул аны табарга һәм шундук юк итәргә боерыр иде. Кызын урлаган колчураны ничек кичерсен ул. Оста Бәкер ымнарыннан чамаланганча, Назлыгөл Зәйтүнә белән булырга тиеш. Ләкин тәгаен шулайдырмы, ышанулары кыен, Назлыгөл кебек үк Зәйтүнә дә авырлы, бала көтә иде бит. Димәк, Зәйтүнә, орыш-көрәшләрдә элек ир-егетләрдән калышмаса да, хәзер атта йөри алмый. Әллә соң Назлыгөл атасы кулындамы?

      Ияргә башын куеп уйланып ята-ята йокымсырап киткән иде, нилектәндер уянып китсә, йөзбаш аңа күтәрәме белән ит сузып тора.

      – Башта ашап ал, оста, аннары йокларсың. Тоз-суган табында.

      Табын янында Дәүран йөзбаш ягына карап-карап алды. Ул аның исем-атын да белми иде. Тик хикмәт андамы? Йөзбаш, таш СКАЧАТЬ