Название: Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
isbn:
Ягъкуб тархан күтәрелде, җансакчысы ярдәмендә атына атланды, тирә-якка күз ташлады. Аннары күзенә карап торган меңбашларына: «Аллага тапшырдык, калага таба кузгалабыз», – диде.
Кузгалып, чакрым ярым ара киткәннәр генә иде, чапкыны куып җитте.
– Ягъкуб тархан, Ягъкуб тархан!
Ягъкуб тархан атын туктатты, чапкынын көтеп алды.
– Ни булды, Хәлил?
– Безне ниндидер азатлар куа килә.
– Багучылар, белеп килегез, кемнәр булыр?! – дип боердытархан.
Алты азат, аерылып, килеп яткан азатларга каршы чаптылар. Тегеләр каршына туктап, бераз сөйләшеп тордылар, аннары җан-фәрманга тархан янына әйләнеп кайттылар.
– Ягъкуб тархан, әмир Хаҗи меңбашы сине эзли!
Ягъкуб тархан чакырылмаган кунакларны көтеп алырга булды. Тегеләр озак көттермәделәр, килеп тә җиттеләр. Меңбашны Ягъкуб ат өстендә каршылады, юлчыларның сәламен алды.
– Сәламең алдык, инде йомышың әйт, – диде ул үзенә якынрак торган азаттан.
– Аксакал, үзегезгә генә әйтер сүз иде.
– Атың ничек, бәең кемдә?
– Атым – Артык, бәем әмир Хаҗида, аксакал.
– Хуш-хуш, инде йомышың җиткер. Ә сез китебрәк торыгыз, – диде ул үзен уратып алган сакчыларына.
– Аксакал, сезгә Җик Мәргән баһадир сәлам юллады.
– Ишеттем, Җик Мәргән әмир Хаҗида баһадир икән. Хуш.
– Аксакал, сезгә әмир Хаҗиның да, Җик Мәргән баһадирның да хөрмәте зурдыр, алар исеменнән зур йомыш белән килгән идем.
– Йә-йә, сузма, йомышың әйт.
– Аксакал, Болгарны камауда тотканда әмир Хаҗи үзе җитәкләгән гаскәр белән урыс кенәзенең корабларын яндырды, сакчы азатларын әсир итте.
– Минем кирмәнемне яуларга килүең түгелдер бит, Артык меңбаш?
– Аллам сакласын, аксакал. Әмир әйтте, Ягъкуб тархан олы вә хөрмәткә ия кеше, диде. Оста Дәүран сезнең кулда икән…
– Ә-ә, әнә нәмәстә, юкәдә икән чикләвек. Йә-йә, шуннан?
– Миңа оста Дәүранны алып кайтырга кушылды. Аны алып кайтырга тиешлемен, аксакал.
– Тәвәккәлсең, мактыйм. Ләкин мин дә бит каршыңда буш кул белән басып тормыйм. Орышып алырга исәбеңме?
– Туганнар канын кою миңа ят нәрсә, аксакал. Иллә чарасыз итсәгез…
– Яныйсың! Һә!.. Ярый, нишләмәк кирәк. Туганнар канын кою чынлап та гөнаһтыр. Олылар белән дорфа вә һавалы сөйләшкәнең өчен сыртыңа камчы белән салсаң ярыйсы булыр иде. Ярый, кем әйтмешли, кәкре агачны ут турайта. Хәзер инде мине тыңла. Син минем каршыма «әмир Хаҗи боерды» дип килеп СКАЧАТЬ