Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 4

СКАЧАТЬ кылынмый калган эшкә карата туган үкенечтер. Мәхәббәт – гүзәллекне эзләүгә, гүзәллекне үз итүгә киткән сәләттер. Көнчелек – башка берәүгә килгән мәхәббәттән синең күңелеңдә туган эчке сагыштыр. Сагыш— күңелсезләнү, эч пошу, ачыргалану, гасабиланудыр. Курку – явызлык көтүдән килгән билгесезлек борчуыдыр. Кайгы – дәвамлы сагыш, кеше башына төшкән яман чирдер. Ярсу – йөрәккә төшкән йөгәнсез аттай акылыңа буйсынмас ачудыр.

      Олуг хан җаваптан канәгать булып калып башын иде, беравык уйланып утырды. Беркем дә тынлыкны бозарга, сүз катарга кыймады, берәү дә кымшанмады, тамак кырмады. Тамак кыру Болгарда сүз сорау билгесе иде. ТөптәңреИрсан утырган җирендә борсаланып алды. Уйланырлык, борчылырлык, шомланырлык иде төптәңрегә. Болгарга аңардан күпкә акыллырак кеше килгән, һәм аның ханны үз ягына аударуы бар. Ханның андый хәлләре булгалады…

      Моннан шактый еллар элек, аварлар белән орышта, Кубрат хан яраланды. Төпимче белән төптәңре аны атна буена дәваладылар. Төпимче ярага төрле яфраклар каплады, төптәңре хан тирәсенә җыелган җен-пәриләрне куды. Әмма яра төзәлмәде дә төзәлмәде. Шуннан Саклаб кавханы аңа грек табибын китерде. Грек табибы яраны ниндидер сыекча белән юды, шул сыекчага манып, чиста чүпрәк каплады, ханга шул ук сыекчаны ике сәгать саен эчәргә бирде. Шәмәхә төстәге сыекчаданэчемлек исе, тимер тәме килә иде. Өч көннән ханның ярасы җөйләнә башлады, ә инде тагын өч көннән яра яшь тире элпәсе белән капланды. Шул хәлдән соң Кубрат хан Болгардагы кайбер диннәргә рөхсәт бирде. Олуг хан боерыгын илханнар йөргән барлык җәйләүләргә җиткерделәр. Рум табибы Христос сурәтенә табына иде, ярасы җөйләнеп, хәле арулангач, Кубрат хан, табибның өенә барып, почмактагы Мәрьям ана белән Христос сурәтләренә карап торды. Шуннан соң уйга калды. Ни өчен Рум халкы бу сурәтләргә табына, нинди җиңеллек китерде икән бу халыкка Изге Мәрьям ана белән Изге Христос? Ни өчен Изге Христосны җәзалап үтерәләр, җитмәсә, дар агачына кадаклап куялар?! Бер дә гаепсезгә җәзаламаганнардыр, чөнки Кубрат хан үзе беркайчан да, беркемнең дә гаепсезгә башын кистермәде, ат койрыгына да тактырмады… Изге Христос юк, аны җәзалап үтергәннәр, ә менә рухы, иманы һәр грекның күңеленә сеңеп калган, кырып та, җуеп та алмалы түгел. Кубрат хан да, төптәңре дә аңламаган ниндидер көч-куәткә ия йола иде ул…

      Төптәңре боларның барысын да белә, олуг хан христиан динен кабул итмәгәе дип, коты алынып тора иде.

      Олуг хан философ белән сөйләшә, беркемне дә күрми дә, белми дә, бөтенләй дөньясын онытты.

      Төптәңренең хан алдында дәрәҗәсе көне-сәгате белән төшә бара иде, башкалар моны күрәме-юкмыдыр, әмма төптәңре моны җаны-тәне белән тоя иде. Төптәңре ярсынды, гасабиланды, әмма һични кыла алмады. Сүз катасы иде, олуг хан ошатмас, аннары нинди мәсьәлә генә күтәреп чыкмасын, аның авызын гректан килгән философ томалаячак. Рум дәүләте бик күп илләрне, бик күп халыкларны канат астына җыйды инде, христиан динен биреп, Болгарны да җыймакчы. Бер дә бүтән түгел, философны шул максат белән Болгарга җибәргән базилевс. Ул гынамы, христианнар кысрыклау сәбәпле, яһүдиләр (император Ираклий аларны асып-кисеп йөри) Фанәгүргә күчеп киләбашладылар, СКАЧАТЬ