Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 30

СКАЧАТЬ әйтер өчен кыюлык та, сүз запасы да җитмәс сыман тоелды, һәм алар, икесе ике агачка сөялгән хәлдә, тагы нинди хәрәкәт ясарга белмичә басып тордылар. Ләкин аларга кыен түгел иде. Бергә булу, икәүдән-икәү генә калып, берең дә бер сүз әйтмичә, бернәрсә эшләмичә һәм беркая китәргә теләмичә тору үзе үк нәрсәдер турында сөйли иде. Сүзләрдән аңлаешлырак итеп. Бары тик «Ә аңа минем белән болай тору уңайсыз түгелме икән, күңелсезлектән ялкып, өйгә кереп китмәсме икән?» дигән шик кенә нәрсәдер әйтергә этәрде. Әмма кирәкле сүз барыбер табылмады. Хәер, нәрсә әйтүең мөһим дә түгел иде инде.

      – Ә мин Россиядә беренче тапкыр, – диде, ниһаять, Роберт. – Моңа кадәр бер дә булганым юк иде.

      Ләйсән эндәшмәде. Робертның тавышы ягымлы иде, сөйләшкән кебек түгел, ә иркәләгән кебек.

      Тын тордылар.

      – Мин хәтта русча да белмим, – диде егет, – бер сүз дә… Син мине өйрәтерсеңме?

      – Өйрәтермен… – Кинәт кыз җанланып китте: – Әйдә, хәзер үк башлыйбыз.

      – Башлыйк.

      – Я тебя люблю! – диде кыз, Робертның күзләренә туп-туры карап. – Я тебя так сильно люблю!

      Егет бер сүз дә аңламады. Әмма кызның ниндидер изге нәрсә әйтүен ул төшенде.

      – Я тэбэ льубью! – дип кабатлады ул, җитди итеп. – Ә нәрсә дигән сүз бу?

      Кыз кычкырып көлеп җибәрде. Чын күңелдән, ихлас итеп көлде. Роберт та аңа кушылды. Ул көлде һәм бераз тынычлана төшү белән тагы кабатлады: «Я тэбэ льубью!» Бераздан кыз көлүеннән туктап җитдигә әверелде һәм чиксез наз белән янә Робертның күзләренә текәлде:

      – Мин сине яратам!

      Мондый көтелмәгән хәлдән егет, үз колакларына ышанырга куркып, катып калды. Ышангач, ничектер җитдигә әйләнде, кулларын акрын гына күтәреп, бармак очлары белән кызның чәчләренә кагылды. Аннан соң елмайгандай итте:

      – Мин дә сине яратам…

      Робертның назлы бармаклары кызның чәч араларына үтте һәм, әкрен генә сыйпап, аны үзенә якынайтты. Ләйсәнгә рәхәт иде. Һәм уңайсыз да. Кыз кеше аз гына горуррак булырга тиеш. Болай беренче күрүдән үк эреп төшәргә ярамый. Ләкин егетнең кайнар сулышы инде яңакларына бәрелеп иркәли. Буыннарда ниндидер кайнар дулкын тибрәлә. Робертның тулы иреннәренә иренең белән кагыласы килә. Тик ярамый. Юк.

      Инде битләр биткә терәлә язгач, кыз бармагын егетнең ирененә куйды:

      – Юк, Роберт… Син мине дөрес аңламадың…

      Роберт туктап калды. Ул да онытылып киткән иде бугай. Һушына килгәндәй, күзләрен җемелдәтеп алды. Һәм, гаепле елмаеп, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып куйды.

      – Я тебя люблю! – диде кыз, елмаеп.

      – Я тэбэ льубью!

      – Мин сине яратам. Инглизчәсе шулай була.

      Роберт бер мәлгә исәңгерәп торды да кычкырып көлеп җибәрде:

      – Ә мин, сантый…

      – Юк, Роберт… – дип, аңа мөлдерәп бакты кыз, – син сантый түгел…

      Ул СКАЧАТЬ