Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 27

СКАЧАТЬ Бары тик Михаил гына капитан янына килде:

      – Ләкин бу безгә вәгъдә ителгән утрау түгел… – диде ул, болай дигәне өчен үзе гаепле сыман. – Без чынлап та дөрес килдекме?

      – Без дөрес килдек, – диде капитан, аны үчекләгәндәй. – Әйберләрегезне алыгыз да ярга чыгыгыз. Озакламый караңгы төшәр, шуңынчы әнә теге йорттан бүлмәләр алып, урнашып куегыз. Монда электр уты да, башкасы да юк.

      – Ничек инде?!

      – Шулай. Ә иртәгә таң белән тагы юлга кузгалырсыз. Сезне икенче теплоход килеп алыр. Без ары баралмыйбыз, тагарак авыр хәлдә. Көтелмәгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм.

      Һәм ул Михаилны култыклап дигәндәй ярга чыгарды да кире күтәрелде. Шундук трапны алдылар. Моторлар гүләве көчәйде. Катер кузгалып китте.

      – Ә безне беркем дә каршы алмыймыни?! – диде Анна, барысына да ишетелерлек итеп. – Каршы алучылар булырга тиеш бит инде.

      Беркем дә эндәшмәде. Зур тизлектә ераклашкан катерның кире борылуын көткәндәй, барысы да күл ягыннан күз алмады. Хәтта ул кечкенә ноктага әйләнеп күздән югалгач та урыннарыннан кузгалырга ашыкмадылар. Күңелләрне шомлы тынлык басты.

      – Ә Серёжа һаман уянмый… – дип, иренә елышты Анна. – Ишә генә йокыны…

* * *

      Санкт-Петербург. Россия

      Ир кара курткасының түш кесәсеннән конверт алып хатынга сузды:

      – Бар да сөйләшенгәнчә. Санап алыгыз.

      – Рәхмәт. – Лолита конвертны, ачып та тормыйча, портфеленә салып куйды. Елмайды. Өстәл артыннан күтәрелде. Ул инде турагентство формасында түгел иде. Кара озын чәчләрен иңенә таратып салган, һәр ирне әсир итәрлек гәүдәсенең бөтен матурлыгын ассызыклап торган кофта, кыска итәк кигән, шоколад төсендәге тәне дә бөтен булмышына ниндидер татлылык өсти, ирексездән аны тәмләп карыйсы килә, ә кара кашлары астыннан ягымлы нур сирпеп балкыган күзләре аның ихтыярына берсүзсез буйсынырга мәҗбүр итә, өлгергән чиядәй тулышкан иреннәре, ул иреннәрдәге серле елмаю аңа искиткеч назлылык өсти, бу ханымның яныңда торуы гына да җанга рәхәтлек биргән сыман тоела иде. Лолита номердан чыгарга дип бер-ике адым атлагач, туктап калды. Өстәл яныннан торып өлгермәгән ир янына кабат борылып килде. – Бер генә нәрсәне сорарга мөмкинме?

      Ир сагаеп калды. Хатынны беренче күргәндәй баштанаяк күз йөгертеп чыкты. Елмайды. «Мин сезне юк-бар сораулар биреп баш катырыр өчен ялламаган идем. Ләкин матурлыгыгыз хакына рөхсәт итәм инде…» – аның кыяфәте шулай дигән сыман иде.

      – Нәрсә инде тагын, Лолита?

      Хатын бер мәлгә икеләнеп калды.

      – Ә сез курыкмыйсызмы? – диде, аннан соң сүзләренә икесенә генә аңлаешлы яшерен мәгънә салып. – Курыкмыйсызмы, әллә бернәрсә дә белмисезме?

      – Нәрсәдән? – Бу сүзләр беркатлылык белән әйтелсә дә, ирнең тавышындамы, кыяфәтендәме аның нәрсәдән куркырга кирәк икәнен яхшы төшенгәнлеген сиздерә торган бер чалым бар иде. Ләкин хатын качышлы уйнап тормаска булды. Ул портфеленнән кечкенә файл алып, ирнең алдына салды СКАЧАТЬ