Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 32

СКАЧАТЬ йокы, кызым…

      Бераздан Радик та татлы, бәхетле йокыга талды.

      Әмма бәхетлелек хисе озакка сузылмады. Тәрәзәдән ниндидер караңгы томан керде дә аны төреп алды. Бу, әлбәттә, төш кенә иде. Томанны ул төшендә генә күрде. Һәм ул томан Радикны юргандай төреп алды да бер мизгелдән үк юкка чыкты. Кайда югалганлыгын да аңларлык булмады. Әмма шул хәлдән соң кинәт нәрсәдер үзгәрде. Радик инде үзен бәхетле итеп тоймады. Юк, алай да түгел… ул бөтенләй икенче дөньяга күчте. Ул бөтенләй бүтән кешегә әверелде. Ул әйтерсең төш күрми, ә кино карый иде. Ләкин ул әлеге киноның бер үк вакытта тамашачысы да, катнашучысы да иде. Хәтта Радик үзенең ниндидер сәер төш күргәнен дә аңлый иде. Ләкин әлеге сәер халәттән чыгарга бернинди мөмкинлеге генә юк.

      Ул кечкенә малай иде. Шәһәр малае. Илнур белән… Монысы кем тагын? Илнур… Илнур… Алар Илнур белән шәһәр урамыннан атлыйлар иде.

      – Әйдә, киоскыга кагылып китәбез! – диде кинәт Илнур.

      – Минем акча юк.

      – Минеке бар. Әйдә.

      – Кичә дә синекен тоткан идек… – диде Радик, иптәшенә уңайсызланып карап, – мин әтидән сорарга онытканмын.

      Сорарга онытмаган иде ул, әлбәттә. Әтисенең соңгы көннәрдә айныганы юк иде. Көн дә эчеп кайтып тавыш куптаргач, әнисе дә кайдадыр китеп торган иде.

      Мондый хәлнең дә гомердә бер булганы булмады… Радикның әтисе бөтенләй эчми иде… Нинди сәер төш соң әле бу? Һәм ул ничек үзенең төш күргәнен аңлап ята ала? Моны берничек тә башына сыйдыра алмады ул. Ахырда карышмыйча гына күзәтергә булды. Ул бер үк вакытта тамашачы да, катнашучы да иде…

      – Ярый инде, кызлар сыман ялындырып торма. Акча дигәч тә, исең киткән икән…

      Илнур кесәсеннән иллелек алып, Радикның учына йомдырды. Һәм җитәкләп диярлек кибет ягына сөйрәде.

      – Әйдә, берәр тәмле су алып эчәбез дә…

      Радикка уңайсыз иде. Әмма Илнурның «кызлар сыман» дигәне саруын кайнатты, һәм ул дәшми-тынмый гына иптәшенә иярергә мәҗбүр булды.

      Илнур аннан бер яшькә зур, ул инде унөченче яшь белән бара. Дуслары да, танышлары да күп. Радик аннан бераз көнләшеп тә куя, ул үзе андый түгел, кеше белән артык аралашмый, кыюсыз. Шуңа да дус-ишләре бармак белән генә санарлык.

      – Илнур…

      – Нәрсә?..

      – Әллә барып тормыйбыз гынамы?

      – Менә бит инде, килеп җитә яздык. Ни булды сиңа? Бер дә болай киреләнми идең…

      – Аяк тартмый.

      – Аяк сине тартмый икән, син аны тартасың инде. Әйдә.

      Радик башкача карышмады. Чынлап та, кибеткә ерак түгел иде инде. Менә бу тугыз катлы йортның аркасы аша чыгып, төзелеш мәйданчыгы арасыннан егерме адымлап атладыңмы, киоск алдына килеп тә басасың. Аннан соң, көн эссе, кояш кыздыра, малай ярыйсы ук кибеккән иде. Радик чамалап тора, хәзер алар тәмле су белән бергә сагыз да, шоколад та, берәр пакет каймак та алачаклар һәм кесәләрендәге иллелектән тиеннәр генә торып калачак. Илнур – акчаның иң зур дошманы. Кулында иллелек СКАЧАТЬ