Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 33

СКАЧАТЬ да күрсәтермен, үзең теләгәнен сайлап алырсың. Пес-пес-пес…

      Радик песинең кибетләр буйлап ризык сайлап йөрүен күз алдына китереп елмайды. Башына эшләпә кидереп, кулына кәрзин тоттырып кына куясы бар. Песидән дә яхшы сатып алучы булмас. Хе-хе-хе!..

      Актүш яртылаш төзелеп беткән йортның ишегеннән кереп китте. Малайлар аның артыннан иярде. Әмма песи шундук кире атылып чыкты һәм аларның аягына бәрелеп каядыр качып китте.

      – Нәрсә булды сиңа?.. – Илнурның тавышында ягымлы гаҗәпләнү чагылды. – Кемнән курыктың?..

      Радик, йорт эчендәге ярым караңгылыкка төбәлеп, песине куркыткан нәрсәне табарга тырышты. Кинәт түрдә ниндидер кара шәүлә селкенеп куйды. Радикның арка үзәге буйлап салкын йөгерде, бала йоннары кабарып чыкты. Күзгә күренгән нәрсә чамасыз зур һәм котсыз булып тоелды. Ул, таяныч эзләргә теләп, артына борылып карады, Илнур юк иде. Күрәсең, песи артыннан йөгергән.

      – Кайда югалдың син?.. Пес-пес-пес… – дигән тавышы гына ишетелде аның, – Радик, син күрмәдеңме?

      – Ю…

      Малай башлаган сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, кемнеңдер көрәк кулы авыз-борынын каплап алды. Радик котылырга теләп чәбәләнде, әмма кул көчле иде, ул чыдап булмаслык итеп кысты да салкын сулышы баш миләрен туңдырырлык итеп малайның колагына пышылдады:

      – Тавышланма! Тының чыгарасы булма! Юкса…

      Малайның күз алдында нәрсәдер ялтлап китте һәм котны алыр салкынлыгы белән муенына килеп терәлде. Пычак! Аның пычагы бар! Радик куркудан тартышып куйды, әмма муен тиресен кечкенә сызык булып тупас әрнү телде, күлмәк якасына ябышкак кайнар тамчы тәгәрәде.

      «Кан! Ул мине суйды!»

      – Мин шаяртмыйм! – дип пышылдады теге тавыш, – әгәр берәр кискен хәрәкәт ясасаң, башыңны өзәм! Аңлашылдымы?!

      Радик җавап бирергә дә өлгермәде, ниндидер салкын нәрсә белән авызын каплап куйдылар. Скотч булды, ахры. Һәм ул салкын ташка йөзтүбән барып төште. Күзеннән утлар күренде дә дөнья алсу томан артына шуышты.

      – Радик, шаяртма әле. Кая качтың?..

      Илнурның тавышы да башта тонык кына булып ишетелде дә кинәт ниндидер кисәкчәләргә таркалып юкка чыкты.

      Кинәт ул Радик булудан туктады. Ул кинәт бөтенләй икенче кешегә әверелде. Ул подвалда малайларны эләктереп алган явыз бер зат иде. Малай тирә-ягына каранып алды. Төзелеп бетмәгән йортның подвалында күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Монда кем генә керсә дә, абынып егылып имгәнмичә калмастыр. Кем генә булса да. Әмма ул түгел. Ул караңгылык кешесе һәм әлеге подвалда ул аяз көн яктысында йөргәндәй иркенләп йөри, ул барысын да күрә иде. Ул! Ул – караңгылык кешесе. Адәм балаларының чиксез-чамасыз гөнаһыннан кара сөремгә күмелеп барган Җир шарын ул һәлакәттән коткарырга тиеш, Ходай аны шуның өчен дөньяга яралткан иде. Бәндәләр азды, алар беркемне дә, Ходай Тәгаләне дә, үзләрен уратып алган дөньяны да санга сукмый башладылар. Хәтта күңелләргә Алла сүзләрен сеңдерергә тиешле булган руханилар да үзләренең изге бурычын кәсепкә СКАЧАТЬ