Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 28

СКАЧАТЬ язалар: «Күлгә чыккан балыкчылар төркеме, көймәләре ватылып, Әҗәл утравына туктала. Монда алар берничә төн кунарга мәҗбүр булалар. Беренче көннәре тыныч кына үтә. Ә икенче көннән кешеләр югала башлый…»

      Ир кычкырып көлеп җибәрде:

      – Ә сез беләсезме, кунакханәнең бу бүлмәсе нәрсә белән дан тота. Әлбәттә, аның хакында бик кычкырып сөйләшеп бармыйлар. Әмма нәкъ шушы бүлмәдә төннәрен өрәкләр йөри. Ә теләсә нинди ир-егет, монда бер кич кунганнан соң, шушы бүлмәгә кергән чибәр ханымнарны көчләп, кыйнап, үтереп ташлый торган маньякка әверелә.

      – Сез миннән көләсез?

      – Көлмим, Лолита. Бу хакта әлегә гәзиттә бернәрсә дә язмадылар дисезме?! Гаеплемен. Иртәгә үк редакциягә илтеп бирәм, һәм ул берәр атнадан каныңны суытырлык исем белән басылып чыгачак.

      – Җитте.

      – Гафу итегез. Ләкин гәзиттә басылган һәртөрле вак-төяккә ышана башласаң, акылдан шашарга мөмкин. Акча, тираж хакында гына баш ваткан журналистлар хәзер теләсә нәрсә уйлап чыгарырга әзер тора. Ә сез шуларның сүзенә чынлап ышанасыз.

      Хатын бер мәлгә тын торды. Әйткән сүзләренең әлеге бәндәгә бер тамчы да тәэсир итмәве аның хәтерен калдырды бугай.

      – Сез безнең як кешесе түгел. Шуңа күрә барысына да көлеп кенә карыйсыз… – диде ул өметсез бер тавыш белән. – Әгәр мондагы хәлләрне белсәгез, утрау турында нинди хәбәрләр йөрүен ишетсәгез, алай итмәс идегез.

      – Мин сезне аңлыйм, Лолита. Кисәтүегез өчен рәхмәт.

      – Рәхмәт… – диде ханым, үчекләгәндәй итеп. – Сез бернәрсә дә аңламыйсыз.

      Иргә ул кызганыч булып китте.

      – Мин әлеге адымга барыр алдыннан ул утрауда берьялгызым бер атна яшәдем. Һәм бернинди гадәттән тыш хәлгә дә юлыкмадым. Кунакларым да исән-имин булыр. Сез бернәрсә өчен дә борчылмагыз.

      – Ходайдан ялварырга гына кала инде… Ә ни өчен кирәк соң боларның барысы да?! Сезгә ул нәрсә бирә?

      Ир тынып калды.

      Бу хакта ул үзе дә уйламады түгел. Ләкин канәгатьләнерлек җавап кына таба алмады.

      – Белмим. Мин шулай телим.

      – Әгәр берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса?

      – Чыкмас. Чыкмаска тиеш.

      – Ярый… – Хатын тагын ишеккә борылды.

      Нәкъ шушы мизгелдә ир бер нәрсәне аңлады. Бу гүзәл ханымның китүен теләми иде ул. Ир үзе дә аралашуга, аңлауга мохтаҗ иде. Ул үз хаклылыгына үзе дә шикләнә, ялгыз төн аны куркыта.

      – Миңа китәргә вакыт…

      Хатын аңа моңсу карашын төбәп бер мәлгә тынып калды. Ул да китәргә теләми иде.

      – Ә сез ни өчен миңа барысын да сөйләдегез? – диде хатын, бераз кыюсызланып торганнан соң. – Кемнәрне каршы алып, кайда утыртып җибәрергә кирәген әйтү дә җитә иде бит…

      – Белмим, Лолита. – Ир урыныннан кузгалды: – Сез беркая да ашыкмыйсызмы?

      Хатын, дөрес ишетәмме дигәндәй, карашын аңа төбәде:

      – Тагын берәр эш бармы әллә?

      Ир аның каршына ук килеп басты. Бер-берсенә карашып катып калдылар.

      – Сау СКАЧАТЬ