Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 25

СКАЧАТЬ ләкин авыз еру гына килеп чыкты. Ахырда ул, үз йөзен күрсәтмәс өчен, хатынын куенына кысарга мәҗбүр булды: – Юк, без андый хәлгә юлыкмабыз.

      Ләкин Анна тынычланмады:

      – Син үзгәрдең, Миша. Син дулкынланасың. Мин беләм, син нәрсәдер сизенәсең… Син һәрвакыт алдан сизәсең…

      Михаил карышып нидер әйтмәкче иде, тик тиешле сүзләр табалмады. Хатыны хаклы иде. Михаилның күңеле тыныч түгел, җанын нәрсәдер кимерә кебек иде. Ләкин моны хатынына белдерергә ярамый, ниндидер җылы сүз табып, аны барысы да яхшы икәненә ышандырырга кирәк.

      – Юк, кадерлем… Бары тик гөнаһ сүз сөйләшкәнегезгә генә эчем поша. Ходай андый сүзләр сөйләшергә кушмый бит…

      Аларның сүзен барысы да ишетте һәм барысының да күңеленә шом оялады. Лена Хәмиткә карап куйды:

      – Балаларга күз-колак булырга кирәк.

      – Алар бит яшьләр… – дип каршы төште ир, – үз тиңнәре белән үзләренә кызыклы темаларга сөйләшсеннәр. Әллә син аларның шушында кирәк-кирәкмәс сүз ишетеп торуын теләр идеңме?!

      Хәмит, әлбәттә, дулкынлана иде. Тыныч чагында ул бу тиклем озын сөйләми. Лена дәшмәде. Хәзер ул ире белән килешергә тиеш иде. Шулай яхшырак була.

      Хәлил ишеккә күз салды, ләкин тышка чыгып китәргә кыенсыныбрак калды. Бары тик балаларның дүртәүләшеп гәпләшеп торганын тәрәзәдән күреп алгач кына тынычлангандай булды.

      Радик та күзләрен кая куярга белми азапланды. Ул курка иде. Нәрсәдән икәнен дә белми хәтта. Махмыры интектергәндә гел шулай була. Әле шуның өстенә ниндидер куркыныч һава бар иде. Сулыш алганда да салкынлык булып тын юлларына урала ул, бала йоннарын кабарырга мәҗбүр итә. Бая теманы тирәнгәрәк җибәрергә тырышып дөрес эшләмәде. Үзе генә курыкса, бу халәте озакка барачак түгел иде. Хәзер барысы да куркуга калды, һәм дөнья чынлап та куркыныч сыман тоела башлады.

      Андрей Николаевич белән аның хатыны гына тыныч иде бугай. Һәрхәлдә, аларның йөзендә башкаларныкындагы шикелле шүрләү галәмәте сизелми иде. Ләкин куркыныч белән тулы бүлмәдә тыныч кала алу үзе үк шомлы сыман тоела иде.

      Пассажирлар бер мәлгә тынып калдылар.

      Мотор гүләгәне һәм тыштагы яшьләрнең катер тавышын күмәргә тырышып нәрсәдер сөйләгәне генә ишетелде.

      – Сәлам!

      Айгөл колак төбендә генә яңгыраган тавыштан дертләп китте дә артында кем торганын күреп елмаеп җибәрде:

      – Рәхмәт сиңа…

      – Леон… – Ләис үз сүзеннән үзе елмаеп җибәрде, – Леон мин.

      – Рәхмәт сиңа, Леон. Ә минем исемем Ай… Аида була…

      Кыз, назлы елмаеп, кулын сузды. Ләис кыздан күз алмыйча гына иелде дә үбеп алды.

      – Ниһаять! – диде ул, җиңел сулап.

      – Нәрсә «ниһаять»?

      – Мин инде синең белән танышудан өмет өзә язган идем. Һәм менә, ниһаять…

      – Мин дә бик шат, – дип елмайды кыз.

      – Кара әле боларны! Кияү белән кәләш! – Елмаеп әйтелгән бу сүзләрне икесе дә шатланып кабул СКАЧАТЬ