Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 31

СКАЧАТЬ гына тор инде…

      – Юк, Роберт… Әни үзе чыкса, яхшы түгел… – Кыз Робертның күкрәгенә башын терәде дә шундук кире тартылды. – Иртәгәгә кадәр…

      – Карале…

      Инде китәргә атлаган кыз тукталып калды.

      – Нәрсә инде? – дип, назлы елмайды ул һәм кире килеп егетнең яңагыннан сыйпап алды. – Тыныч йокы.

      – Тыныч йокы. Бикләнеп ятма, яме.

      – Урларга киләсеңмени?!

      – Юк, төшеңә керәм.

      – Ярый. Төштә очрашканга кадәр. – Кыз ишеккә йөгерде.

      Люда кереп киткәч, Роберт шатлыгын кем белән уртаклашырга белмичә бертын басып торды да бая кыз сөялеп торган каенны кочаклап алды. Агачта сөйгәненең җылысы калгандыр төсле тоелды. Ул, яңагын каенга терәп, күзләрен йомды. Рәхәт иде. Шушы рәхәтлектән айный алмыйча озак торды. Ләкин өйгә керергә кирәк. Таныш түгел урында беренче төн. Әтисе борчылып ятадыр. Өйгә керергә кирәк… Ул күзләрен ачты һәм нәкъ үзенең каршысында кемнеңдер басып торуын күреп дертләп китте. Тәне эсселе-суыклы булды, бала йоннары кабарып чыкты. Әллә күземә генә күренәме соң дип керфекләрен җемелдәтеп алды – теге сын юкка чыкмады. Ул тавыш-тынсыз гына якыная иде. Качарга яки кычкырырга, нәрсә дә булса эшләргә кирәген белсә дә, егет тамыр җәйгән агач хәлендә иде. Ул бер хәрәкәт тә ясый алмады…

* * *

      Радик бүгенге көненнән канәгать иде. Ул үзен кеше итеп тойды. Ул бүген көне буе махмырдан интекте һәм кичкә кадәр бер йотым да капмады. Дөрес, иртәнге якта азрак шаярыштырып алган иде, әмма кызы белән булган теге чәкәшүдән соң үз-үзенә эчүне ташларга, Айгөлнең ихтирамын кайтарырга дип вәгъдә биргәннән соң, хәле ничек кенә мөшкел булмасын, хәмер турында уйлап та карамады. Юк, монысы дөрес түгел, уйлады, әлбәттә. Тагы да төгәлрәк әйткәндә, ул бары тик хәмер турында гына уйлады. Бүтән уйлар башына килгән икән, алар бары тик аракы турындагы хыялдан читкә тайпылу өчен генә иде. Ул көнозын баш төзәтү, бер илле грамм гына эчеп, ашказанын сөендерү турында уйлап йөрде. Әмма эчмәде. Ә монысы батырлык иде. Җиңү!

      Әлбәттә, аның башка вакытларда да айнык баштан йокларга яткан чаклары булгалады. Ләкин монысы бөтенләй бүтән. Башка вакытларда ул акчасызлыктан, аракы алырга мөмкинлеге юклыктан гына айнык килеш кала һәм урынга яткач та йокыга китә алмыйча боргалана иде. Көне әрәмгә үткәндәй тоела иде ул вакытларда. Һәм үзен кимсетә башлый иде: «Мужик була торып көн озынына бер яртылык та рәт тапма инде. Юкка гына Машаларга кереп карамадым, аның, билләһи, запассыз торган чагы юк. Тәмле телемне кызганмый сорасам, ярты рюмка булса да чыгарыр иде әле». Шулай өзгәләнә иде. Ә бүген ул үзен чынлап та җиңүче итеп сизде. Бүген аның кесәсендә бераз акчасы да, аракы алырлык мөмкинлеге дә бар иде. Хәтта алай гына да түгел. Пинжәгенең түш кесәсендә яссы шешәле бер чүлли бар иде. Теләсә нинди почмакта эчеп була. Ләкин ул алай итмәде. Түзде. Җиңде. Хәтта үзендә теге шешәне форточкадан ыргытырлык көч тапты! Болай булгач, эчүен ташлый алачак ул. Кабат кешечә итеп яши башлаячак. Кара әле, Айгөле нинди чибәр кыз булып үсеп җиткән. Шундый балаң бар көенә болай адәм мәсхәрәсе булып йөрергә ярыймыни?! Беренче очрашкан мәлләрдә ул әтисен ничектер үз итебрәк тә торган сыман иде. Бары тик юлда СКАЧАТЬ