Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 23

СКАЧАТЬ Чит ил кешесенең анда катнашуы башка сыймаслык хәл. Әгәр сизеп калсалар, мине дә, аны да юк итәчәкләр иде. Ләкин мин өч мең доллар турында сүз кузгаткач, ул уйлап карарга вәгъдә бирде. Бу алар өчен чиксез зур акча һәм аның хакына гомереңне куркыныч астына куярга да мөмкин. Бер атна үтте, ике, өч… Мин инде бу сөйләшү турында оныта да башлаган идем, көннәрнең берендә әлеге егет килде дә үзе хәбәр салды:

      – Синең теләгеңне үтәргә мөмкинлек бар. Әгәр акчаңны күрсәтсәң, әзерләнә башлыйбыз.

      Акчаны ул бармакларын төкерекли-төкерекли җентекләп санады да кире бирде. Мин ничек булырын күз алдына да китермәгән идем. Зоопаркка яки берәр театрга барган шикелле, хәзер барырбыз да карарбыз төсле тоелган иде. Егет миңа мәктәп баласына карагандай итеп карап куйды да аңлатырга тотынды:

      – Синең йөзеңне үзгәртергә кирәк. Дүрт көн чамасы кырынмыйча торсаң, сакал-мыек басар да каралык өстәр. Ә чалма белән чапанны, гомумән, кием-салымны үзем алып килермен.

      Бер атна чамасы вакыттан соң килешенгән урында мине искедән иске машина көтеп тора иде инде. Егет хәтта акчаны кабаттан чутлап та тормады, калтыранган куллары белән кесәсенә яшерде. Без таулар арасына барып җиткәч кенә туктадык. Минем кыяфәттән ул канәгать калды. Кырынмаган, юынмаган, кара тузанга баткан, өстәвенә беркадәр ябыккан да. Ярты сәгатьләп барганнан соң, без ярым җимерек храмга җиттек. Егет шунда пышылдап кына әйтеп куйды:

      – Әгәр тотылсак, мине үтерәчәкләр.

      Мин бу эшкә ник тотынуым өчен үкенә идем инде. Храм эче ярым караңгы иде. Бары тик бүлмә уртасында гына яктырак, анда торымбашлар яна, җимерек түшәмнән яктылык төшә. Калганын юньләп хәтерләмим. Ниндидер сәер халәттә идем. Гипнозланган сыман. Якында гына кемдер бала күтәреп тора иде. Ниндидер чүпрәккә төрелгән шәрә кыз. Ул тигез сулап йоклый, куллары салынып төшкән, чәчләре җилкәсенә җыеп таралган иде. Кызга алты яшь тә, уникене дә бирергә мөмкин иде. Кали алиһәгә корбан китерү өчен кызлар кулайрак санала. Аларны кечкенә чакларыннан ук сатып алалар да билгеле бер яшькә кадәр үстерәләр. Ундүрткә җиткермиләр, куркыныч…

      Мин икегә бүленгәндәй булдым. Моңарчы бер генә ауропалы да күрмәгән нәрсәне күрәсе килә иде, әлбәттә. Шул ук вакытта мин моның үтереш икәнен яхшы аңлыйм һәм әлеге җинаятькә каршы төшәсем килә иде. Ләкин бармак очын селкетерлек тә көчем юк сыман иде. Йола ни рәвешле үткәнен ачык хәтерли алмыйм. Башта ниндидер җырулар, дога укулар булды, аннан соң кайдадыр якында бик матур хәнҗәр ялтырап китте. Кызның бугазын шултиклем пөхтә итеп кистеләр ки, бернинди тартышу-чәбәләнү дә, кычкыру да булмады. Каны да теләсә кайда чәчрәмәде, махсус кәсәгә генә акты.

      Көмеш белән йөгертелгән бу кәсә кечкенә баланың баш сөягеннән ясалган иде. Бераздан кызның өзелгән башын, югарыга күтәреп, читкә алып киттеләр. Мөлдерәмә тулы кәсәне түгәрәк буйлап җибәрделәр. Кемнеңдер дога укыгандагы кебек тавышы ишетелде. Теләк телиләр иде булса кирәк. СКАЧАТЬ