Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 19

СКАЧАТЬ тынып калды. Исемлектә булганнар, сумкаларын алып, кәгазь тотып килгән теге ир артыннан иярде. Калганнар канәгатьсезлек белдереп шаулашып алды. Кемнәрдер тәмәке кабызды, кемнәрдер сыра банкасын ачты.

      – Аз гына сабыр булыгыз, дуслар! – дип тынычландырды аларны хатын. – Алар, әлбәттә, алдарак кузгала. Ләкин сезнең теплоход күпкә яхшырак. Сез рәхәтләнеп ял итә алачаксыз. Һәм ул тиздән килеп җитәчәк.

      Халык бераз тынычлангандай булды. Кемгәдер синнән дә авыррак икәнен белү рәхәт нәрсә шул. Ул юата да, тынычландыра да, күңелне дә күтәрә. Бераздан туристлар янә шау-гөр килә башладылар.

* * *

      Казан. Татарстан

      Фатыйма карчык трамвайдан төште дә, кечкенә базар аша үтеп, тар тыкрыкка борылды. Берәрсе килеп бәйләнмәгәе дигәндәй, алдын-артын карап алды. Усал ниятле кешегә охшаган кем дә күренми иде. Ул тынычланып ары атлады. Шушы тыкрыкны чыккач, уңга борыласы да беренче йортның өченче подъездына кереп, җиденче катка күтәреләсе. Адымнарында ярсуы сизелгән кебек тоелмаса да, күңеле белән ул ашыга иде. Тизрәк беләсе килә. Ярый, әллә ни күп тә калмады инде. Хәдичә карчык өйдә булырга тиеш. Чират кына зур булмасын инде.

      Йөз мең, әлбәттә, бәләкәй акча түгел иде. Фатыйма карчыкның андый акчаны тотып кына караганы да юк иде. Мондый мөлкәт өчен ниндидер куркыныч адымга да барырга мөмкиндер.

      Ләкин Фатыйма карчык хәлләрнең болай килеп чыгуын көтмәгән иде. Радикны йә килене озата барыр, йә ире белән икәүләп иярерләр диебрәк өмет иткән иде ул. Хәер… Айгөлне җибәрергә булгач та артык карышмады анысы… Унҗиде яшьлек кызлар заманында сугышка да киткән. Ә бу үз атасы белән. Акча алырга. Башта шулай дип тынычланган иде. Ләкин тора-бара күңелен шик кимерергә тотынды. Беркемнең дә сүзен сүз итмәгән ачыган алкашка ияреп йөргәнче, сугышка китүең яхшырактыр сыман тоела башлады. Унҗиде яшьлек кыз бала бит ул! Ә Радик – алкаш. Исереп алса, урлашырга да, холыксызланырга да күп сорамый. Аңа ышаныч юк. Аракыдан күзе тонган мәлдә ни генә эшләп ташламас, чибәр булып үсеп җиткән Айгөлне үз кызым дип тә тормас ул юньсез. Анысы да бик мөмкин. Хәтта алай булмаган очракта да Айгөл аны эчүдән тыя алмаячак иде. Ә исерекнең беркайда да пачуты юк, акчасын бирмәскә дә, талап алырга да, алдарга да мөмкиннәр. Кайда акча, шунда куркыныч. Унҗиде яшьлек оныгын шул куркынычка ташлау дөрес түгел иде.

      Һәм Фатыйма карчык тынычлыгын җуйды.

      Айгөл баштагы мәлләрдә телефоннан шылтыратып торса да, китүенә икенче көн дигәндә эндәшми башлады. Кайчан гына шылтыратсаң да, телефон гел «Абонент находится вне зоны действия» дип тора. Кем белә, бәлки, трубкасын гына югалткандыр, ә бәлки…

      Ләкин аның өчен генә борчылмады карчык. Ул инде яшисен яшәгән, дөньяны күп күргән кеше иде. Баштарак дәрманы кузгалса да, бераз тынычлана төшкәч, уйлары үткенләнде һәм шултиклем зур акчаны бер дә юктан гына тоттырып җибәрүләренә бик ышанасы да килмәде. Ун мең булса, ни әйтер идең әле. Йөз мең бит! Ун тапкыр ун мең дигән сүз! Ул бизнесменнарны төн йокламый чаба, СКАЧАТЬ