Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 21

СКАЧАТЬ ышанмагансың. Шикләнебрәк карагансың. Син шушы көннәрдә генә минем мөмкинлекләрем турында исеңә төшергәнсең икән. Ярый, рәхмәт ышанычың өчен. Рәхмәт. Элегрәк булса, мин сиңа күп нәрсәләр сөйли алган булыр идем. Хәзер хәлем яман. Фатыйма, бик кыен булмаса, кухняга чыгып берәр чәшке су бир әле, малай. Бакыр чәйгүндәгесен агызып бир, ярармы.

      Фатыйма карчык күрәзәченең йомышларын үтәде дә чыгып китте. Хәдичәнең хәле авыр иде, ул Фатыйма белән үзе хушлашты:

      – Гаепләп калма инде, малайкаем… Миңа азрак ятып торырга кирәк… Сөйләшеп утырып булмый инде бүген… Файдам тисә, мин бик шат булырмын, файдам тимәсә, рәнҗеп китмә… Хуш булыйк, малайкаем…

      Урамга чыккач, Фатыйма карчык монда килүенә үкенеп куйды. Бернинди дә якты хәбәр ишетмәде ич. Авыр уйларын таратырлык бер генә нәрсә дә булмады. Карчыкның буталчык сүзләре күңелгә шом гына өстәде. Аларны ничек теләсәң, шулай боргалап була иде. Әмма Айгөл белән Радикның авыр юлга чыгулары һәм бәлагә юлыгачаклары бәхәссез иде. Хәдичә карчыкның сүзе аермачык булып колагында яңгырады: «…балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә – синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау».

* * *

      Нева – Кояшлы күл. Россия

      Алар бөтен уңайлыклары булган теплоход көткәннәр иде. Утрауга илтергә тиешле нәрсә кечкенә катер булып чыкты. Монда юынып, ашап, туйганчы йоклап бару турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Бөтен уңайлык – как эскәмияләр һәм катерның борынындагы кечкенә мәйданчык иде.

      – Без шушының белән төне буе барабызмы инде?! – диде яшь бала күтәргән марҗа, күңеле кайтып. – Ял итәрсез, йокы туйдырырсыз, имеш…

      Пассажирларның барысы да шулай уйлый иде. Ләкин алар сүзгә кушылырга ашыкмады. Бары тик күзләрендә генә теләктәшлек нуры балкып китте.

      – Берәр адәм аягы басмаган утрауга илтеп ташласалар да аптырамам хәзер… – Теге хатын иренә борылды: – Карале, Миша… Чынлап та безне шундый утрауга илтеп ташласалар, ә?!

      Ире дәшмәде. Сизелер-сизелмәс елмаеп кына куйды.

      – Ә анда кыргый татарлар урдасы безгә һөҗүм итсә!..

      Бер мизгелгә генә чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты.

      Ире аны буш кулы белән муеныннан кочаклап үзенә тартты да маңгаеннан үбеп алды:

      – Тынычлан, Анна. Барысы да тәртиптә булыр…

      Чынлап та, Анна тынычланды. Башкача аның тавышы ишетелмәде.

      Ләкин аның сүзе эзсез үтмәде. «Кыргый татар» сүзе ишетелү белән, Лена балаларына һәм иренә күз йөгертеп алды да пышылдауга күчте:

      – Татарча сөйләшмәгез. Авылдан икәнебез болай да күзгә бәрелеп тора. Өстәвенә «кыргый» дип тә көлүләрен теләмим.

      – Ә нигә?..

      Хәмит каршы килмәкче булган иде. Хатыны шундук авызын япты:

      – Тискәреләнмә инде, бәгърем. Үзебез бер хәл, балалар бар бит.

СКАЧАТЬ