Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 15

СКАЧАТЬ Янында кызыдыр инде, яшькә Роберт белән бер тирәләрдә. Ул, әтисенең әлеге кыяфәтеннән кыенсынгандай, беркемгә дә карамаска тырышып, башын читкә борган. Иңнәренә төшеп торган сары чәчләр. Ә кашлары кара. Тулышып пешкән калын иреннәр. Әгәр йөзендә үз халәтеннән кыенсыну, канәгатьсезлек чалымнары булмаса, ярыйсы матур гына кыз. Хәтта шушы көенә дә күз алырлык түгел. Ни өчендер моңсулык килешә ул кайбер кызларга, назлырак итеп җибәрә, юатасы килү теләген уята. Арырак сумка-чемоданнарын уртага алып баскан дүртәү. Әти-әнисе белән сәяхәткә чыккан апалы-энелеләрдер инде. Болар башкалар шикелле боек та, ярсулы да түгел. Ара-тирә сүз кушышып, сабыр гына көтәләр. Әтиләре тыныч холыклы кешегә охшаган, әниләренең кыяфәтендә ниндидер тәкәбберлек сизелеп калган сыман. Ул гаилә хуҗасыдыр инде. Ара-тирә балаларына кисәтү ясап та ала бугай. Сүзләре ишетелми. Ләкин кыланышлары шуңа охшаган. Балалары икесе дә Роберт чамасы бугай. Алар арт белән басканнар, йөзләрен күреп булмый, әмма буй-сыннарына караганда шулай булырга тиеш. Менә болар белән аралаша алыр иде Роберт. Кызлары бик зифа буйлы күренә, калак сөякләренә кадәр төшеп торган кара чәчләрен таратып җибәргән. Әйе, монда Робертка иптәш булырлык өч кеше бар әле. Көтмәгәндә кыз артына борылып карады, һәм карашлары Робертныкы белән очрашты. Бер мизгелгә алар икесе дә катып калдылар. Дөньяларын оныттылар. Беренче булып кыз һушына килде, ул, гафу үтенгәндәй оялчан елмаеп, кире борылды. Роберт әлеге мизгелнең өндә булуына ышанмагандай катып торуында булды. Ничектер күзләрен ала алмады шул яктан. Ахырда, очраклы бер елмаю өчен изрәп басып торуын килештермичә, карашларын ары күчерде. Һәм күз кырые белән генә күреп калды: нәкъ шул вакытта кыз аның ягына тагын бер кат борылып карады. Ялт итеп кенә. Бер генә мизгелгә. Ләкин карады. Монысы инде баягы елмаюның очраклы түгеллеге турында сөйли иде. Робертның бөтен барлыгын ниндидер ләззәтле дулкын тибрәндереп үтте. Һәм ул, әлеге халәтен башкаларга сиздермәс өчен, бөтен тирә-якны шаулатып сөйләшеп-көлешеп торган төркемне күзәтергә тотынды. Болар егерме-утыз яшьләр тирәсендәге унлап кеше. Күптәнге танышлар, дуслар, күрәсең. Бәлки, хезмәттәшләрдер, ә бәлки… әйе, болар ялларын бергә уздырырга уйлаган берничә пар иде. Бала-чагалары юк, бәлки, ирле-хатынлы да түгелләрдер…

      – Роберт, син арымадыңмы әле? – Әтисенең тавышы кинәт бүлдерде. – Бәлки, маташып тормабыз бу сәяхәт белән? Бәлки, Казанга гына китәрбез?

      Егет ялт кына баягы кыз ягына борылып карады. Кыз ничектер җаен табып, әтисе янына килеп баскан, хәзер ул Робертка йөз белән тора иде. Һәм ул егетнең борылып караганын күрде. Сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Ләкин Роберт елмаймады. Ул, җитдилеген җуймаска тырышып, әтисенә карады:

      – Үзең ничек телисең соң, әти? Казанга баруга мин каршы түгел, ләкин әлеге утрауны карап китсәк тә зыян булмас иде. Вакыт бар бит әле безнең.

      Әтисе яратып елмайды:

      – Сиңа күңелсез булмасын дип әйтүем генә. Ничектер боегып киткән сыман булдың.

      – Ә монда барысы СКАЧАТЬ