Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 14

СКАЧАТЬ шушында, Америкага килеп, тыныч кына ят, дөнья күр, яңа кешеләр белән аралаш – шул җитеп ашачак иде. Юк, ул болай булдыра алмый. Аңа нинди дә булса бер ахмаклык кылырга кирәк.

      Башы җиңел генә башланса да, ахыры ни белән бетәчәген күзаллау кыен иде. Әгәр нинди дә булса фаҗига килеп чыкса, ул үзен мәңге дә гафу итмәс. Һәм башкалар да кичермәячәк. Ул бер дә юктан гына үз язмышын кыл өстенә куйды. Үз язмышы гына бер хәл иде әле, ул куркыныч адымнарга барудан ләззәт кенә ала. Башкалар язмышын кыл өстенә куйды – менә монысы инде начар. Вакыйгаларның ничек тәмамланырын күзалламаган хәлдә, бу сәяхәттә катнашкан һәркемнең язмышы куркыныч астында иде.

      Бәлки, тукталыргадыр?

      Өстәвенә Кояшлы күлдәге утраулар турында, чынлап та, төрле имеш-мимешләр йөри иде. Ул үзе дә бу хакта яман хәбәрне аз таратмады. Ләкин ул тараткан гайбәт бер нәрсә, ә шушы төбәктә буыннан-буынга яшәгән кешеләрнең сүзе бөтенләй икенче. Урындагы халык аның берсен Әҗәл утравы дип йөртә һәм якын барырга түгел, ә исемен телгә алырга да курка. Күлнең аркылысын-буен иңләгән балыкчылар исә бу утрауда төрле сәер хәлләр булуы хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Кемнәрдер аны шайтаннар оясы дип исәпли, кемнәрдер параллель дөньяларга керү ишеге шунда урнашкан дип уйлый, кемнәрдер вакыт упкыны шушында дип җибәрә… Ләкин ул боларга бик ышанып та җитмәде. Күптән түгел генә, әлеге сәяхәтне әзерләгәндә, шул утрауга барып берьялгызы җиде көн торып кайтты. Бик күп еллар элек кемдер төзеп куйган ике катлы зур гына йорт бар анда. Ләкин бернинди дә сәер хәлгә юлыкмады.

      Әлбәттә, бу бернәрсәне дә исбатламый иде. Гаҗәп хәлләр, сәер күренешләр көн саен булып тормыйдыр. Бар да уңышлы үтәчәгенә ышанып кайткан иде ул вакытта. Бүген менә тагын күңелен икеләнү биләп алды. Утрау гадидән дә гадирәк булган хәлдә дә кешеләрнең нәрсә эшләрен алдан күреп бетереп булмый ич.

      Бәлки, чынлап та, тукталыргадыр?

      Тукталырга әле соң түгел иде. Барысын да җайлап кына, сиздермичә генә тәмамларга мөмкин. Хәтта сиздерсәң дә, әлеге матавыкның ни өчен оештырылганын аңлатсаң да, беркем дә гаеп итмәячәк. Әлегә барысы да контрольдә, безнең сәясмәннәрчә әйтсәк. Ләкин аның тукталасы килми иде. Вакыйгаларның нәрсә белән бетәре кызык иде. Һәм куркыныч иде. Ул соңгысы турында уйламаска тырышты.

* * *

      Санкт-Петербург. Рәсәй

      Ниһаять, алар елга вокзалына килеп җитте. Таксидан төшүгә үк ниндидер мөлаем ханым каршы алды. Роберт җиңел сулап куйды. Бу ханым Рәсәйдә аларга ягымлы елмаеп караган беренче кеше иде. Ләкин бу ханым да аларны башка туристлар янына озатып кую белән юкка чыкты. Кояшлы күлдәге утрауга сәяхәт кылырга җыелучылар утыз-кырык кеше иде. Роберт тирә-ягына күз йөгертеп чыкты. Монда алар шикелле бер гаилә булып килүчеләр бармак белән генә санарлык. Калганнары унлап кешедән торган төркем булып укмашканнар, кайсыларының кулларында сыра шешәләре. Кычкырышып нәрсәдер сөйлиләр, көлешәләр. Яшьрәк егетләр үзара төрткәләшеп, шаярышып та ала. Мондыйлар белән аның әтисе берничек тә уртак тел таба алмастыр СКАЧАТЬ