Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 18

СКАЧАТЬ дә инде андыйларны, күңелең китек чагында кемгәдер башлап эндәшәсе килеп тормый. Ә үзләре килеп танышу өчен яныңдагы кешедән, һичьюгы, сасы аракы исе килмәскә тиеш. Гомернең үле көннәре башлану алдында иде. Юлга чыккач эчмәскә вәгъдә бирсә дә, әтисе сүзендә тора алмады. Поездга кереп утыру белән сырага ябышты. Кыз башта аны әйбәтләп әйтеп тә, әрләп тә карады, ләкин бер файдасы да тимәде. «Ярый, кызкаем, башкача борылып та карамыйм», – дип, авыз суын корыта да качып-посып үз эшенә керешә. Шул рәвешле юл гизә торгач, йөз мең акча әллә ни зур да булып тоелмый башлады. Үзеннән генә торса, ташлар да кайтып китәр һәм бу гамәле өчен тамчы да үкенмәс иде. Ләкин Айгөл картыйсын үпкәләтүдән курыкты. Әнисе аның сүзләре белән ризалашкандай тоелса да, бер тиенен дә калдырмыйча картыйсына тоттырачак инде аның. Ә картыйсы Айгөлгә бирәчәк, энесенә… Алмасалар үпкәләячәк, рәнҗиячәк. Бирмичә туктамаячак. Ул шуның белән үзен бәхетле итеп, оныклары алдындагы бурычын үтәгән итеп тоячак. Әгәр Айгөл кире борылып кайтса, иң әрнегән кеше картыйсы булачак. Юк, акча җитмәгәннән түгел, ә үзенең хыялын тормышка ашыра алмыйча калганнан. Менә бит ул кайларга барып җитә, уйлап карасаң.

      Менә шундый күңелсез уйлар эчендә чәбәләнгәндә, кинәт могҗиза булды. Ниндидер таныш түгел егет аңа чәчәкләр тоттырып китте. Нинди генә гөлләмә әле! Мондыйларны танылган артистларга да иң якын дуслары гына бүләк итәдер. Ә бу бөтенләй таныш түгел кызга. Бер алкаш баласына. Айгөл елап җибәрерлек хәлдә иде. Шуңа да чәчәкләрне алгач, берара һуш җыялмыйча утырды ул. Тамагына төер тыгылды. Күз алдыннан теге егетнең ихлас елмаеп торган йөзе китмәде. Аны уйлаудан гына еламыйча калгандыр да инде. Аны уйлаудан җанына җиңел иде шул, бөтен газапларны онытып үзеңнең дә елмаясың килерлек иде.

      Һәм ул тагын, бер генә булса да күрергә теләп, шул егет торган якка борылды. Егет аны күзәтә иде. Назлы күзләрен алалмыйча. Айгөл дә елмайды. Һәм юлга кузгалганнан алып беренче тапкыр аңа рәхәт иде. Моңарчы гел кимсенә, шушы исерек адәм янында йөрүенә, шушы исерек адәмнең кызы булуына кыенсына иде. Әле үзенә бүтәнчәрәк карады. Шул халәтендә кемнеңдер игътибарын яулый алырлык булгач, бик начар түгел инде.

      – Кем инде бу егет? – дип сорады әтисе бераздан.

      – Ә сиңа барыбер түгелмени?!

      Һәм үзенең мондый тупаслыгы өчен үкенеп куйды. Хәзер аның тупас буласы килми иде.

* * *

      Ниндидер сәер нәрсә бар, кешегә бер әйтәсең, ике, өч… Мең тапкыр әйтеп тә аңламаган кеше ниндидер бер сәер халәт тәэсирендә мең дә беренче кат әйткәнне аңлый. Радик белән дә шулай булды. Кызының әлеге тупаслыгы аңа ничектер әйтеп-аңлатып булмас дәрәҗәдә авыр тәэсир итте. Һәм ул үзенең нинди түбәнлеккә төшүен чамалады һәм шушы мизгелдә беркемгә дә, хәтта үз баласына да кирәкмәгән артык җанга әйләнүен тойды.

      Тирә-ягына күз салды. Монда барысы да парлы иде. Кемдер хатыны, кемдер сөйгән яры, кемдер баласы белән – анысы мөһим түгел. Алар парлы иде. Бер-берсенә карата ярату хисе бар иде алар арасында. Әнә, кечкенә балаларын уртага алып, эскәмиядә утырган СКАЧАТЬ