Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 10

СКАЧАТЬ чистарынуның сиземләрлек билгесе булып тоелды. Спирт үз эшен эшли, димәк. Алла сакласын, мондый сөйрәлчек белән бәйләнеп чир-чорга юлыгуың да бар. Болай уйлаудан йөрәге кинәт сикереп куйды, һәм Хәмит янә эчеп җибәрде. Аннан соң шешәне җиргә утыртты да чалбарын эләктерде.

      – Үкенәсеңме?.. – диде Ләйлә. Ул урыныннан торып күлмәк-ыштаннарын кия башлаган иде инде. Хәмит дәшмәде. Ләйлә ашыкмый гына киенеп бетте дә чәчләрен төзәтергә тотынды. – Гафу ит… – Ләйлә эскерт артына атлады.

      Хәмит кинәт һушына килгәндәй булды.

      – Тукта! Китми тор, – диде ул, аның артыннан ияреп, – сабыр ит.

      Ләйлә туктап калды:

      – Нәрсә?

      Хәмит дәшмәде.

      – Мин чирле түгел, – диде Ләйлә ниндидер бер ягымлы дошманлык хисе белән. – Мин синең хакта беркемгә дә әйтмәячәкмен. Ә син нәрсә телисең, шуны уйла, ни телисең, шуны сөйлә. Миңа пофиг. Сау бул. – Хатынның тавышы калтыранып куйды. Ул кинәт борылды да китәргә омтылды.

      – Ләйлә! Тукта! – Ир аның беләгеннән эләктереп алды. – Мин… Ни… Мин сине… – Хәмит кинәт туктап калды. Ниндидер бер ярсу белән Ләйләне куенына кысты да кайдан эләгә, шуннан үбә-үбә пышылдады: – Рәхмәт сиңа!

      Хатынның баштарак дошманлашып, читсенеп карышкан тәне йомшара төште, бераздан ул әйтеп бетергесез назлылык белән Хәмиткә сыенды да сулкылдап калтыранырга тотынды.

      – Мин ярамаган эш эшләдем, гөнаһ кылдым, – дип пышылдады Хәмит. – Тик мин… мин үкенмим… Дөресрәге, үкенәм… Тик синең белән булганга түгел…

      Ул үзенең болай дип әйтүенә үзе үк гаҗәпләнеп куйды. Ләкин сүзләре дөрес иде. Үзенең гөнаһ кылуына, хатынына хыянәт итүенә чиксез нык үкенсә дә, аның нәкъ шушы гүзәл белән булуына ир шат иде. Бу Ләйләдә ниндидер сафлык, тән халәте белән бәйләнмәгән бер чисталык, күңел керсезлеге бар сыман иде.

      – Бүген минем туган көн… – дип шыңшыды Ләйлә. – Мин… Минем елдан артык инде ир күргәнем юк иде… Ә бүген… Бүген барысына да бирдем… Кем очрый… Мин ирләрдән издевалась, как могла… Мескеннәр… Беләсеңме нәрсә?.. Ирләр хатын-кызны әбрәкәй кебек кенә күрә. Эшен эшли дә китә һәм вәссәлам!..

      Хәмит дәшмәде. Мәхәббәт сукмагына аяк басу белән үк җанын имгәтергә өлгергән кыз хаклы иде бугай. Ул үзе дә теләген канәгатьләндергәч, Ләйлә хакында шулайрак уйлады түгелме соң? Үз бозыклыгына сәбәп итеп Ләйләне күрсәтергә маташты.

      – Син андый түгел… – диде Ләйлә, бераз тынычлана төшеп. – Син үзең хакында гына уйлый торган түгел. Синең хатының нинди бәхетле!

      Ире төн уртасында өеннән чыгып, кем беләндер уйнаш итеп йөргән хатын бәхетле була аламы? Хәмит дертләп китте. Моны хәтта Ләйлә дә сизде шикелле.

      – Юк, ул чынлап та бәхетле, – диде ул. – Бүгенгесе чутланмый. Бүгенге төн очраклылык кына.

      Бүгенге төн маҗараларының очраклылыктан уза башлаганын ир тоемлый иде инде.

      – Бүген минем туган көнем иде, – диде Ләйлә. – Син иң СКАЧАТЬ