Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 11

СКАЧАТЬ белән: – Бүген үк! Бер минут та тормыйм…» Ләкин аны ачкач, ничектер тынычланыбрак калгандай булды. Бернинди дә кара хәбәр юк иде. Хәмит хатны укып чыкты да бернәрсә дә аңламады. Ул бары тик борчылырлык, газапка уралырлык нәрсә юк икәнен генә аңлады. Шул шатлыктан идәндәге галошларга текәлеп озак кына утырды. Аннан соң тагын хатка үрелде. Бу юлы игътибар белән укып чыкты. Укыган саен, авызы ерыла барды. Һәм бөтен дөньясын онытып, күтәренке кәеф белән өенә атлады.

      Бу вакытта ул абзар артында булган хәл турында бөтенләй оныткан иде инде.

* * *

      Нью-Йорк. Америка

      Ул өске палубага күтәрелде. Катер дулкыннарны ярып Манхэттенга юл алды. Ә Хәлил, мизгел саен зурая барган биек йортларга карап, авыр сулап куйды. Ул да, тормыш дулкыннарын ярып, үз бәхетен табарга теләгән иде бит. Шул бәхет хакына туган илен калдырып китүдән дә тайчанмаган иде. Рәсәйдә калса, кем булыр иде икән бүген? Билгесез. Ләкин ул анда калырга теләмәде. Бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермичә, ирекле кеше булып яшисе килде. Һәм шушы теләгенә иреште дә бугай. Һәрхәлдә, бүгенге тормышы зарланырлык түгел. Нәрсә тели, шуны эшли ала. Ә илле биштән узып барган ир өчен бу начар түгел. Соң, шулай булгач… Ник әле күңелен әллә нинди сәер тойгы били?! Палубадан түбәнге Манхэттен да, Бруклинның көньяк өлешендәге Нью-Джерси да, Сайт-Айленд та һәм ерактагы Верразано күпере дә ачык чалымлана иде. Хәлил бертын шулардан күз алалмыйча торды. Искиткеч гүзәл манзара иде бу. Кинәт ул каршыга килүче сәүдә корабына игътибар итте. Кораб әйтерсең йөзми, ә күз алдында зурая бара иде. Ул дертләп куйды. Аны да кайчагында ниндидер сәер халәт биләп ала, онытырга, еллар томаны артында калдырырга теләгән тормышы ерактагы кечкенә нокта булып күз алдына баса да әлеге кораб шикелле кинәт зурая башлый һәм бөтен дөньясын яулый. Әле дә шулай булды. Корабның күләгәсе бөтен дөньяның яктылыгын каплап алгандай тоелды. Тик ул узып китте. Ул үткәч, тирә-як тагын яктыра төште. Ә күңелдәге теге авыр тойгы үтмәде.

      Сагыну дигәнең шулай тилертә микәнни инде?! Әллә үзеңне гаепләү тойгысы тынгы бирмиме? Хәер, икесе дә бардыр. Моңа кадәр яшәвен юньгә салырга тырышып, яшьлеге белән дә артык сизмәгәндер. Ә хәзер, тормышы көйләнеп, яше зурайган саен, үткәннәренә күз сала да хаталарын аңлап үкенәдер. Моны ачыктан-ачык танырга теләмәсә дә, күңел дигәнең үзенекен итә торгандыр.

      Башта ук дөрес эшләмәде шул. Беркемгә бернәрсә әйтеп тормыйча, чит илгә чыгып китте. Хәер, заманы да мондый нәрсәне кычкырып сөйләп йөри торган түгел иде. Әмма иң якыннарына гына серен чишәргә мөмкинлеге бар иде ич инде. Тик Хәлил алай итмәде. Соңыннан да бер хәбәр дә бирмәде. Баштарак гаиләсенә шик төшерүдән, аларның тормышын катлауландырудан курыкты, ә аннан соң үзенең бер хәбәрсез китүе өчен уңайсызланды. Аны күптән тереләр исемлегеннән сызып ташлаганнардыр инде. Югалуы белән килешкәннәрдер. Хәзер үткәннәрне искә төшереп, күңелләрендәге яраны казып азапланмыйм дип уйлады.

      Әлбәттә, аның кинәт юкка чыгуы гына гаиләләрендәге тормышны әллә СКАЧАТЬ