Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 39

СКАЧАТЬ фәкать бер томлы гына булып чыгар дип өмет итәм мин. Олы юлда, атлаган саен, маяк кадамыйлар. Олы юл буена чакрым баганалары гына куела. Шәхесләрен атау өчен бер сүз җиткән Тукай – Такташ – Туфан – Хәкимнәрнең вәзенле авазы бер баганадан икенчесенә ишетелерлек булса, шәт, адашмабыз.

      Мөдәррис Әгъләм шигырь сөюче каршына баһадир егет булып килеп баса. Аның шигырьләрен укыганда, ләззәтле пакьләнү тойгысы кичерәсең. Намаз укучылар тойгысы дип әйтимме? Заманында Аристотель бу халәтне катарсис дип атаган. Гомумән, чын шигырь кешегә эчке, рухи тәһарәт шикелле тәэсир итә дияр идем. Тукай әйткән әйтүен: «Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә – мунча, җанга – юк», – дигән. Белмәгән шагыйрь: баксаң, аның шушы сүзләре үк адәмнәрнең җанын пакьли бит. Ихластан булса, тәүбә дә пакьләндерә безне… «Әллүки», «Карурман» кебек җырлар да. Һәр гүзәллек шулай. Ә сабыйларның таң чыгыдай саф күз яше?

      Бер томлык антологиягә лаек кандидат булган шагыйрьләрне атап тормыйм. Чөнки шигырь бәйгесендә гадел өлешсез калучылары да бар… Гомеренә бер, ләкин берәгәйле шигырь язган кеше дә шагыйрь ич. Их, шуныкы кебек бер шигырь язсаң иде дисең.

      «Шагыйрьнең тормышы вафатыннан соң башлана».

      Әгәр олы юлдагы әдәби маякларыбызга исем кушасы булса, мин түбәндәгеләрне тәкъдим итәр идем. «Туган тел». «Инкыйраз». «Алмачуар». «Тапшырылмаган хатлар». «Урман кызы». «Мокамай». «Туган ягым – яшел бишек». «Җәяүле кеше сукмагы». «Рәшә». «Өч аршын җир»… Болары әле – ун-унбер чакрымлык тарихыбыз маяклары гына. Һәр чакрымыбызга лаек исемнәребез булганга горурланмый мөмкин түгел.

      Чөнки татар әдәбияты үсмер әдәбият, кәрлә әдәбият түгел.

      «Сүнмәс утлар балкышы»нда ике генә битлек «Белешмә бүлек»тәге коры мәгълүмат та укучыны уйланырга мәҗбүр итә. Кайбер елларны карыйсың да журнал редакторларының бик еш алмашынганын күрәсең, сәбәбен беләсе килә. Арада журналны озак кына җитәкләүчеләр бар, ә кайберләре берәр санга гына кул куйган… «Казан утлары»ның хәзерге мөхәррире Равил Фәйзуллин иң озын гомерлесе икән. Абсолют рекорд иясе буларак, ул Гиннесс китабына керергә лаек, алга таба да эше уңгыры. Ул – «менә дигән» шагыйрь генә түгел, җәмәгать эшлеклесе дә (Тукай, мактаныбрак, үзен «общественный деятель» дип тә атый, ул заманнарда әле «җәмәгать эшлеклесе» дигән сүз тумаган була).

      Китап безнең күбебез өчен яңа фотоиллюстрацияләргә бай булуы белән аерылып тора. Редакциянең фотоархивы булу – үзе бер казаныш. Китапта сурәтләр бизәү максаты белән генә бирелмәгән, әйтик, фотосәхифәләр ышанычлы тарихи мәгълүмат чыганагы булып та хезмәт итәләр.

      Әдипләребезнең рәсемнәренә карагыз. Елмаюлы йөзләр. Нинди яшьләр, нинди чибәрләр… Аларның кайберсенә картлыкны күрү насыйп та булмаган… Ә менә болары – төрмә фотолары. Тетрәндергеч фас һәм профиль.

      Ә монысы – төрмәнең үзе, казанлыларга бик билгеле пересылка (озату зинданы, мәхбүсләрнең мәнзиле). Гүзәл кремлебезнең ак диварлары астында ук урнашкан баструк – бәләкәйрәк кальга, СКАЧАТЬ