Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 24

СКАЧАТЬ вакытта мулла белән мәзин дә фидия өчен, зират печәне өчен кычкырышмый, талашмый.

      Әллә ник һәрнәрсә, һәр мөнәсәбәт тынып тора, дустлык, дошманлык тик хәл җыя.

      Бу көннәрне авылда әбиләр атнасы диләр».

      Галимнәрнең, әйтик, докторлык дәрәҗәсенә лаекмы-түгелме икәнен тавыш бирү юлы белән хәл итеп була.

      Сәнгатьтә исә җыйнаулашып хәл итү һич кенә дә ярамаган нәрсәләр күп. Әдәбияттагы, шул исәптән әдәби телдәге, яңалык та әдип үзе генә, бер ялгызы гына хәл иткән нәрсә түгелмени? Бөек әдип безгә яңа аршын, яңа өлге ясап бирә. Аннары без аны кем кулыннан алганыбызны да онытабыз.

      Тел мәсьәләсендә курьёзлар да күренгәләп тора. Гаяз Исхакыйның 1990 еллар башында чыккан «Зиндан» китабында «Алла эшкәртә» дигән сүзләргә тап булгач, аптырабрак калганымны хәтерлим. Укучының да хәтеренә төшерим: анда әтисен (Исхакыйны) моңарчы күрмәгән-белмәгән сабый баланың (соңыннан әтисе янына чит илгә киткән кызы Сәгадәт булырга тиеш) аңа куллары белән үрелүе турында сүз бара. Китапның нәширләре (текстологлар, редакторлар, корректорлар) Исхакый кулланган «әшкәртү» сүзен аңламыйча, аны «эшкәртү» дип транскрипцияләгәннәр. Югыйсә бу сүзнең мәгънәсенә карата Н. Исәнбәттә «Бер кыен хәлгә дучар булып нишләргә дә белмәгәндә, инстинкт белән күңеленә үзлегеннән бер чара килүне шулай әйтәләр» дигән аңлатманы очратабыз, ягъни эзләнгән кеше, һич югында, Нәкый агага шылтыратып та белешә алган диюем. Асылда исә бу сүз «әшкярә» сүзе белән тамырдаш булырга тиеш. Анысы да мәгълүм сүз, тик соңгы тапкыр В. И. Ленин томнарын тәрҗемә иткәндә генә «гласность» мәгънәсендә кулланылды бугай.

      Исхакыйны өнәмәүчеләргә тагын ни әйтим соң? Фатих Әмирхан һәм Гаяз Исхакыйлар – пионерлар алар. Алар башка әдипләрдән алдан, юл ярып бардылар. Аларны Максим Горькийның Данкосы белән чагыштырырга мөмкин. Данко да бит күкрәгеннән йөрәген суырып алып якты ут кабызган… Тукай да… Исхакый да…

      Арттан аксый-туксый ияреп килгән уртакул әдипләргә генә түгел, хәтта могтәбәр Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури белән Галимҗан Ибраһимовка да инде җиңелрәк булган. Начармы-яхшымы, бер юлга күндерелеп, максудлар карарлашкач, алар татар әдәби телен чарлау, шомарту белән иркенләп шөгыльләнә алганнар. Икенче бер фактор да бик мөһим: Көннән-көн катылана барган, бугазыңнан ныграк «кочкан» тоталитар режим шартларында әдип кеше ирексездән тел-өслүпкә ныграк игътибар итәргә, телнең аһәңле яңгырашына ирешү өчен күбрәк көч куярга мәҗбүр булган. Чыннан да, Совет хакимияте елларында татар теле, бик күп шәркый сүзләрне кирәксә-кирәкмәсә дә ташлап калдыруына карамастан, бер баскыч югары күтәрелде бит. Ул үзенең аһәңен, музыкальлеген үстерде, үз хәзинәсендәге чаралар ярдәмендә меңләгән яңа сүзләр тудырып, фәнни терминологиясен булдырды, Галимҗан Ибраһимовларны, Әмирхан Еникиләрне, Гомәр Бәшировларны, Фатих Хөсниләрне бирде. Менә хәзер әле кичә генә чүп итеп ташлап киткән шәрык алынмаларын янәдән берәм-берәм чүпләп тел хәзинәсенә тутыра барабыз һәм, кайберәүләрнең ифрат кылануына да карамастан, тулаем алганда, СКАЧАТЬ