Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 19

СКАЧАТЬ яратылган, һәм сыйфатларын ул Алладан ала. Аристократизмда илаһи гаделсезлек, илаһи каприз һәм наянлык бар, ә алардан башка космик тормыш, галәмнең матурлыгы булырга да мөмкин түгел… Һәртөрле үпкә-нөктә психологиясе, һәртөрле дәгъва-претензияләр психологиясе аристократизмга ят, болар – кара халык психологиясе».

      Янә:

      «Чын аристократия башкаларга, адәмгә һәм дөньяга хезмәт итә ала, чөнки ул үз-үзен данлыклау белән мәшгуль түгел, ул баштан ук җитәрлек кадәр югары тора, ул үзен корбанга китерә… Аристократик башлангычның мәңгелек кыйммәте дә шунда. Кешелек җәмгыятендә үз-үзләрен данлыклауны кирәксенмәгән, мондый данлыклауга бәйле түбән хасиятләрдән азат кешеләр булырга тиеш. …Тумыштан ук хокуклары булган кешеләр кирәк, хокуклар алу өчен, көрәш атмосферасыннан азат булган адәми җаннар кирәк. Хокукларын хезмәттә һәм көрәштә генә яулап алган һәм тормышта дәрәҗәгә ирешкән бәндәләр ачы кичерешләрдән, рәнҗүләрдән һәм еш кына үчәшлектән хали түгелләр… Плебейларның һәммәсе аристократлыкка эләгергә тели. Плебейлык рухы – аристократиядән көнләү һәм аны күрәлмәү рухы ул. Бу мәгънәдә алганда, гап-гади халык кешесе дә плебей булмаска мөмкин».

      Һәрбер интеллигент рухи аристократ булмаса да, рухи аристократ – һәрчак интеллигент. Мондый интеллигентны тану кыен түгел. «Интеллигент – көч куллануны инкяр итүче шәхес ул», – дигән иде академик Андрей Сахаров.

      Ә менә бер могтәбәр татар язучысының: «Интеллигент – җыбыткы шәхес ул», – дигәнен хәтерлим. Дөрес, шушы ук фикерне шактый ук шакшы формада Владимир Ульянов-Ленин элегрәк әйткән булган инде. 1919 елның 15 сентябрендә Максим Горькийга язган хатында ул интеллигенцияне «милләтнең мие түгел, бәлки «тизәге» дип атаудан да чирканмый (оригиналда – «говно»). Бәхетсезлегебезгә каршы, соңгы елларда аның фикердәшләре бездә күбәйде генә, чөнки без тупас көч культына табынабыз, аны һәм фәкать аны гына, Блез Паскаль әйтмешли, чын хакыйкать дип саныйбыз…

      ХХI гасырда без затлы интеллигентларга, рухи аристократларга аеруча мохтаҗ. Торгынлыктан һәм примитивлыктан безне шулар чыгарса гына чыгарыр. Сәнәктән көрәк булганнардан – итекче булып туган Джугашвили белән Кагановичлардан, цирк шамакае Сәхипгәрәевләрдән, дивана Демьян Бедныйлардан Алла сакласын!

      Әйе, Тукаебыз «аристократ-сорыкортлар»ны күралмаган. Ләкин бит ул рухи аристократларны күздә тотмый, аның бу сүзләре капкорсак байларга гына кагыла. Асылда, Тукай үзе үк – аристократ, рухи аристократ. Без менә шуны аңларга тиешбез. Тукайның «Хиссияте миллия» исемле мәкаләсеннән бер өзек китермичә кала алмыйм: «Милләт образованный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ».

      Кыскасы, милләткә рухи аристократия кирәк, чөнки коммунистлар патшалык иткән 70 ел эчендә аристократларны берәм-берәм дә, массакүләм дә кырып бетерделәр. Исән калганнары да, әйтергә яраса, «ирек»кә асыл СКАЧАТЬ