Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 22

СКАЧАТЬ тарихта эзлебез!» дия-дия күкрәк төюгә генә кайтып калмасын. Әгәр саф күңел белән, бирелеп гамәл итсәң, иң гади, гап-гади эшләрең дә милләтне торгызуга, аякка бастыруга, күтәрүгә һәм данлыклауга хезмәт итәчәк. Фидакярлек кирәк!

      Бөтен рус әдәбияты Гогольнең «Шинел»еннән чыккан диләр. Бәс, шулай икән, татар әдәбиятының чишмә башы Гаяз Исхакыйның «Инкыйраз»ы дип әйтә алабыз. Хәтта әдәбиятыбызның гына да түгел. Исхакый булмаган булса, татарда театр сәнгате үсеп китәр идемени? Ф. Туктаров «Мәҗбүри бер җавап» исемле мәкаләсендә (1916) Гаяз Исхакыйны «татар әдәбиятының мөәссисе, татар театрының атасы, татар әдәби теленең мөҗәддиде, татар милләтенең горурлыгы» дип бәяли.

      Миңа кадәр шактый элек әдәбият белгече Ибраһим Нуруллин хәзрәтләре үк инде Исхакыйның «Инкыйраз»ын Гогольнең «Шинель» повестена охшаткан икән. Бу чагыштыру белән академик Миркасыйм Госманов та килешә (әсәрләрнең әһәмияте ягыннан). Яшермим, бер мизгелгә генә Ибраһим Нуруллиннан көнләп тә куйдым, ләкин үземә фикердәш табылуына куандым да.

      Милли проблемаларның куелышы ягыннан караганда, «Инкыйраз»га «Гоголь шинеле» кысанрак та әле. Программ документ буларак, ул русларның «Игорь явы турында җыр» дигән мәңгелек ядкяренә тиң. Әйе, байрак буларак, «Инкыйраз» да – тарихи ядкяр. Аны тагын Алтын Урда шагыйре Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»ы һәм Казан ханлыгы чорында яшәгән Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасы белән чагыштырырга мөмкин. Гомумән, «Инкыйраз» – татар әдәбиятының гына түгел, бөтен татар мәдәниятенең, татар ренессансының чишмә башы ул.

      «Инкыйраз»ның татар укучысы тарафыннан ничек каршы алынуы турында авторның замандашы Г. Газиз турыдан-туры: «Берничек тә каршыламады. Укырга өйрәнмәгән, матурлыкны аңламаган татар галәме бик тыныч кына каршылады, хәтта беренче басмасы һаман китапчыларда сатылып беткәне юк, дип бик кыска гына җавап бирергә мәҗбүр буламыз», – дип яза. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, Г. Исхакыйның замандашы Г. Газиз «Инкыйраз»ның җәмәгатьчелек аңына ясаган тәэсирен бәяләп җиткерми дип уйлыйм.

      «Ике йөз елдан соң инкыйраз», йөзләгән талантлы татар яшьләрен дәррәү аякка бастырып, көрәшкә, дауга чакырып, бөеклеккә өндәп, кальбләрендә ут кабызмадымыни? Гаҗәп бит: Тукай шикелле үк япь-яшь бер авыл малае милләтенә яңа программа төзеп бирә алган. Исхакый уяткан милләтпәрвәрләрнең күбесе соңрак большевизмга җайлаша алмыйча шәһит киттеләр, анысына безнең буын шаһит. Әйтик, Фатих Әмирханны совет зинданыннан вафат булуы гына коткарып калган дип әйтә алабыз, чөнки әдип өстендә яман болытлар куера башлаган була инде. Хәтта Такташны да Фатих Әмирханга каршы өстереп карыйлар, барып кына чыкмый. Тукаебыз да бу афәттән котылып кала алмаган булыр иде…

      Бүген исә без яшь шагыйрә Гөлназ Вәлиеваның аһәңле авазында Гаяз Исхакыйның кырыс тавышын ишеткән күк булабыз:

      Сынган кылыч, суынган көл –

      Минем илем икән.

      Кабер ташында «үлгән тел»

      Минем телем икән.

      Мин, СКАЧАТЬ