Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 25

СКАЧАТЬ Тәкъдир.

      Мин Исхакыйның тел-өслүбен булганынча кабул итәм һәм аны шул килеш яратып укыйм. Ул гына да түгел, аның искерә төшкән телендәге, ихтимал, замандашларына чүп үлән шикелле тоелган кытыршылыклар миңа табигый кыр чәчәге сыман булып күренәләр. Лев Тостойның стилистик тайпылышларын, төгәлсезлекләрен дә бүгенге рус укучысы шулай норма итеп, әдәби алым сыманрак кабул кыла түгелме? Толстойны искә төшергәч, аның яшь язучыларга башта каләмнәрен «үз иркенә куярга», фикереңне кәгазьгә төшереп калырга, аннары гына, әйләнеп кайтып, телне чарлау юнәлешендә эшләргә киңәш итүен дә онытмыйк. Бөек Толстой фикерне беренче урынга куйган. Ә бит телен шомартырга аңа турылыклы хатыны да ярдәм иткән әле…

      Менә шушында минем бер тәкъдимем бар. «Гаяз Исхакый теле» дигән сүзлек эшләргә кирәк. Моннан ярты гасыр диярлек элек Гаян Әмиров әфәнде Тукай теленең сүзлеген төзегән иде. Татар китапчылыгында хөкем сөргән кысынкылык аркасында ул аны бастырып чыгара алмады, өстәвенә төрле сәбәпләрдән Казанны ташлап ук китте. Аның кулъязмасының язмышын ачыклыйсы һәм, югалып-таралып бетмәгән булса, шуны нәшер итәсе иде. Әнә русларның «Пушкин теле сүзлеге» бар бит. Начармы-яхшымы, Салтыков-Щедрин сүзлеге дә бар дөньяда. Беләсегез килсә, соңгы елларда борадәр Стругацкий әсәрләренең ике томлы сүзлеге дә чыкты. Фантастика!

      Ә бездә «Тукай теле сүзлеге»ннән соң, «Исхакый теле сүзлеге», «Ибраһимов теле сүзлеге» кебек белешмәләр чиратка бассын иде. Минемчә, гайрәтле, тешләгән җиреннән өзә торган егетләребез булганда, озакка сузмыйча гына ерып чыгарлык эш бу. Гүзәл эш! Әйдә, тагын көнләшсеннәр бездән ут күршеләребез!

      «Исхакый энциклопедиясе» дә бик кирәк татарга. Шөкер, анысын эшләп бирердәй кешеләребез җитәрлек.

      Менә без «Инкыйраз»ны тулысы белән (диярлек) уку бәхетенә ирештек (Мирас. 2003. № 2). Тулысы белән басылган әсәрне редакция «публицистик-фантастик повесть» дип атарга мәҗбүр булган. «Инкыйраз», әлбәттә, ялкынлы публицистика белән канатлы хыял кушылудан туган. Ләкин ул ниндидер бер гарип кушылгак, азман түгел, бәлки сәер бербөтен тәшкил итә торган бөтенләй яңа җанр үрнәге – бидгать хәсәни булып чыккан. Үз заманы өчен бигрәк тә… Башта автор егерменче гасыр башларында болгарларга йоккан һәм фәкать мөселманнарда гына була торган хәтәр авыруның ничек итеп тамыр җибәрүе турында ачынып сөйли, бер карасаң, нәкъ бүгенгене тасвир иткәндәй тоелган фактларны тезеп сала, аннары гасыр ахырына күчә… 1997 елда халык санын алган вакытта, болгарларның нибары 3800 кеше генә калганлыгы беленә. Әсәрнең төп каһарманы Җәгъфәр, мәшһүр «Печән базары»ннан үткәндә, андагы «көфер почмагы»нда төртмә телле болгар сәүдәгәрләре урынына, «ярым-йорты русча сөйләгән еврейләр белән руслар тавышы гына ишетелә». Монда Гаяз Исхакый бер-ике хата җибәргәнгә охшый: юк, еврейләр инде егерме беренченең башында ук русчаны ярым-йортылы гына сукаламыйлар, алар бу матур телне русның үзеннән яхшырак беләләр, аны ихлас яраталар, руслар өчен ана телләре буенча дәреслекләр язып бирәләр, СКАЧАТЬ