Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 21

СКАЧАТЬ ук инде кешелек дөньясы үсешендә кискен үзгәреш булып, ул экспоненциаль (биниһая) үсештән баш тартачак, стабиль тереклек юлына басачак (кешеләр саны даимиләшәчәк, үрчү, ишәю, арту дигән нәрсә булмаячак). Бу вакытта тормышта нинди социаль үзгәрешләр килеп чыгар, нинди яңа тетрәнүләр, орышлар, түнкәрешләр булыр – монысын берәү дә белми.

      Әйе, бу теория буенча да безне, чыннан да, инкыйраз көтә. Ләкин «безне» дигәндә аерым бер милләт, әйтик, татар гына күздә тотылмый. Барлык милләтләрне дә инкыйраз көтә, ләкин, тулаем алганда, кешелек дөньясы гомумһәлакәттән котылып калачак. Һәм болар – бу үзгәрешләр шушы гасырның ахырларына һәм тарих өчен бик кыска вакыт арасында – ике буын тормышы дәвамында булачак хәлләр. Дөресен әйткәндә, мондый прогнозлар элек тә бар иде, ләкин алар ерак киләчәккә нисбәт ителәләр, һәм гади халык кына түгел, традицион демагогиядән арына алмаган лыгырдык тарихчылар барысы да бу исәпләүләргә хыялый бернәрсә дип, фантастларның хыял җимеше дип югарыдан карыйлар иде. Күрәсең, фантастлар бу юлы да хаклы булып чыгар. Озак еллар буе Мәскәүнең беренче телевизион каналында «Очевидное невероятное» тапшыруын алып барган һәм гади тамашачы зәвыгына (гакыл кимәленә) бик үк туры килмәгәнгә, ниһаять, программасы төп каналдан төшеп калган акыл иясе Сергей Петрович Капицаның (ниһаять, ул да академик булды һәм бу исемне ул хаклы рәвештә йөртә!) гади генә формуласы һәм кешелекнең үсеш графигы безгә шуны күрсәтә.

      Шулай итеп, чыннан да, якын киләчәктә кешелекне дөньякүләм әһәмиятле, коточкыч катлаулы проблемалар көтә икән. Бүгенге фикер ияләренең үзенә бертөрле «ахырзаман» турында биргән саннары, нигездә, Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән сүзләренә тәңгәл. Моның очраклы хәлме, түгелме икәненә карата төрле гөманнар әйтергә мөмкин булса да, әйдәгез, бер фараз өстенә икенчесен өймик, чөнки мондый фикер сөреше ихтималлыктан, хакыйкатьтән ераклаштыра гына.

      Әдәбиятта «Һәрбер өммәт өчен әҗәл бар» дигән сүз очрый («Ликөлли өммәтен әҗәлен»). «Һәр кәмалның бер зәвалы бар» ди мәкаль дә. Ягъни һәр камиллекнең сыйфатын җуюы, затсызлануы – гомуми бер канун икән. Шуңа күрә инкыйразга – энтропиягә каршы көрәшү кайберәүләргә мәгънәсезлек булып та тоелырга мөмкин. Ләкин хикмәт шунда: адәм баласы да тумышы белән үк, камилләшү процессында ук, инкыйразга – кара энтропиягә каршы көрәшергә тотына һәм бусы – тагын да гомумирәк канун. Асылда, ул – үзенә бертөрле «оптимистик канун», ә инкыйраз – «пессимистик канун». Прогресс һәм регресс. Оптимистлар кешелек дөньясы тарихының зәвал вакыты (кульминациясе) әле җитмәгән дип саныйлар, ә мин кайчагында тагын да ифратчылмын – кешелек дөньясы илаһилык ноктасына таба хәрәкәт итә дип уйлыйм. Ә милләтеңне сакларга тырышу шушы бөек хәрәкәткә бер өлеш кертү дип хыялланам мин.

      Күргәнебезчә, тарихчылар бер генә халыкның, бер генә милләтнең һәм мәмләкәтнең дә мәңгелек түгеллеген дәлиллиләр. Гомумән, теге яки бу милләтнең үзенчәлекле өммәт булып СКАЧАТЬ