Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 26

СКАЧАТЬ күзләре уңа төшкән, әле кичә генә куанып укыган «Тирән тамырлар»ыбыз да ул кадәр үк тирәнгә китмәгән икән ләбаса… Хәер, монысына без үзебез дә гаепле, чөнки ындыр артыннан, үкенечәдән ары китмичә, дөньядагы бөтен нәрсәне үз аршыныбыз белән генә үлчәп сөрсеп ятканбыз… Ә дөнья мәдәнияте үскән, яңа үрләрне яулаган, африкан әдипләр Нобель премияләре ала башлаганнар…

      Исхакый океандагы бер континент булса, татар әдәбияты җәүһәрләре – аның тирәсендәге утраулардыр. Хәер, бу утраулар арасында төрлесе бар. Мәңгелек яз һәм мәңгелек бәйрәм утраулары бар. Шау чәчәкле бу утрауларда халык күп яши… Мин ул халыкны әсәрнең укучылары дип аңлыйм. Кайбер атауларда ярлы куышлар, салам башлы алачыклар гына күзгә чалына. Болары – уртакул әдипләребез исемен йөртә торган мескен җәзирәләр… Арада утрау дип атарлык та булмаган ялгыз кыялар һәм күбекле дулкыннар кочагында калган һәлакәтчел рифлар да бар. Ни гаҗәп: бу утраучыкларны, ягъни буш вә әһәмиятсез әсәрләрне, кайчак күренекле әдипләребез большевистик хакимият заказы буенча иҗат иткәнлеген күреп сызланасың.

      Бүген язып азапланучылар буа буарлык, газапланып язучылар сирәк.

      Әдәбият һәм фән күгендә ялтыраган, мәгълүм уңышлар да яулаган һәм, уңай җилләр исү сәбәпле, төрле дәрәҗәләргә ирешкән күп кенә галимнәребез һәм әдипләребез үзләреннән яктырак янган йолдызларны күрмәмешкә салыштылар, алай гына да түгел, ул йолдызларның яктысын томаларга тырыштылар. Алар, рәсми рәвештә билгеләнгән «җитәкчеләр», зәгыйфь йолдызлар янында гына якты күренәләр бит. Шуңа күрә алар, йолдыз дип әйтерлекләре бик чамалы булган вак шәхесләрне җыеп, үз тирәләрендә турылыклы «камарилья» тупладылар. Тел бистәләрен.

      Мең авызлы һәм мең корсаклы бу куштан камарильядан тиз генә арына алмабыздыр әле. Шуңа күрә кайчагында үзбәкләрнең «Сөйләүче надан булса, тыңлаучы дана3 булсын» дигән мәкале белән күңел юатып торырга туры килә.

      Совет чоры тәрбияләп үстергән һәм «кызыл профессор»ларның туры варислары булган төлкедәй хәйләкәр һәм куяндай куркак галимнәр буынына алмашка яңа формацияле шәхесләр килә. Сөрсегән советчыл фән бастионнарын шулар җимерергә тиеш. Мең куллы, мең башлы, мең битлекле һәм мең телле совет аждаһасын җиңәр өчен, тешләгән җиреннән өзә алучы фидакяр көрәшчеләр кирәк иде. Әйе, ОГПУ подвалларында җаннары кыелган, совет лагерьларында тузан булган яки горбәттә йөрергә мәҗбүр ителгән бөекләребезгә алмашка, төпле галим булу өстенә, арыслан йөрәкле шәхесләр кирәк иде, һәм менә алар бер-бер артлы пәйда була башладылар. Марсель Әхмәтҗанов белән Рифкать Әхмәтьяновлар… Әхмәдләр, Җәдидләр, яңартучылар килә.

      Бүгенге Җәгъфәрләребезнең бөтенесен дә атап тормыйм, ләкин тагы берәүне искә алмыйча да кала алмыйм – анысының чын исеме дә Җәгъфәр булыр. Мин, иманыбызны ныгыту өчен, армый-талмый көрәшүче гап-гади Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкне күздә тотам. Белмәүчеләр булса, шунысын да әйтим инде: ул бит – Шәйхи ага Маннурның якын кардәше. СКАЧАТЬ



<p>3</p>

Дана – укымышлы, галим, белүче.