Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 27

СКАЧАТЬ табарбыз.

      «Заманында Черек күл заказы буенча Исхакыйны сүгеп сәяси капитал туплап маташкан адәмнәр бүген ниләр майтарып ята икән? Теге «Мин исән чагында, Татарстанда Исхакыйга урын юк!» дип күкрәк төйгән түрә кебекләр… Мондый сорау күбәүләрдә туарга тиеш. Әлеге антиисхакыйчы бәндәләрнең куркыныч төшләр күреп саташуын, бастырылып, тиргә батып, йөрәкләре кагып уянуларын тели күңел. «Көн саен йокылары шулай тынычсыз булса иде, интексеннәр иде», – дип телисең эчтән генә… Ләкин юктыр шул. Ул бәндәләргә вөҗдан дигән нәрсә каян килсен? Вөҗдан булмагач, йокылары да тыныч, «пенсионнары» җиткелекле, абруйлы урамнарда (кайберләре Мәскәүдә) чын кирпеч йортларда яшиләр, һаман эреләнеп, күкрәк киереп йөри бирәләр… Озак яшәячәк алар. Чөнки махсус клиникаларда гади халыкның, Исхакый оныкларының төшенә дә кермәгән яңа американ дарулары белән дәваланалар, чит илгә чыгып операция ясаталар. Шунысына игътибар иткәнегез бардыр бит: авыл җирендә эшләгән «халык судьялары», пенсиягә чыгу белән, үзләрен белгән халыктан ераграк, һич югы, Казанга күчеп китү җаен карыйлар, Черек күл буе әһелләре күрше республикаларга китеп күздән җуелалар, өлкә комитеты секретарьлары Мәскәүгә барып оялый… Куркалар…

      Ничектер бервакыт гәзиттә әлеге номенклатур зимагурның «Татарстаныма кайтып килер идем» дигән сүзләре күзгә чалынганы бар. Юк, брамат, «Татарстаным» дип әйтергә хакы булган кешенең Татарстанда Гаяз Исхакыйы булырга тиеш!

      Әйе, кайчагында менә шуларны уйлыйсың да үзеңнең йокыларың кача, таң аттыра алмыйча интегәсең… Авырып-нитеп китсәң, «Тукай даруы» – аспирин кабасың инде. Күңелдә ризасызлык туа, фетнә туа…

      Инкыйразга илтүче глобаль сәбәпләрдән иң хәтәре – рухи СПИД. Монысына каршы безнең кулда бердәнбер чара Иман һәм дини әхлак булыр. Исламда, Христианлыкта, Иудаизмда, Буддизмда рухи СПИДка каршы тору чаралары һәм ысуллары тәфсилләп каралган. Без олы диннәр тәкъдим иткән даруларны акыл белән, күләмен һәм чамасын белеп кенә кулланырга өйрәнергә тиешбез. «Чамасын белеп» дим, чөнки бүген без ул даруларны артыграк та куллангалый башладык, һәм җитәкче дин әһелләребез арасында чүп үләннәр, башбаштаклар да калкып чыкты. Томаналар, кызыл профессура урынына «кара профессура» килде…

      Менә шушында бер хикмәтне искә төшерү урынлы сыман.

      «Адәмнәрнең дүрт төре булыр. Белемлеләр һәм үзләренең белемле икәнлекләрен белүчеләр бар. Алардан сорашыгыз, белешегез! Белемле булсалар да, белемле икәнлекләрен белмәүчеләр бар. Алар онытучан, аларның исенә төшерегез! Белмәүчеләр, ләкин белмәгәнлекләрен белүчеләр бар. Алар җитәкләп баруга мохтаҗлар. Аларны өйрәтегез! Ниһаять, белмәүләре өстенә белмәгәнлекләрен дә аңламаучылар («җәһле мөрәккәб»ләр) бар. Алар томана. Алардан читләшегез!» (әл-Хәлил хикмәте.)

      Югарыдагы хикмәтне Сократның «Мин үземнең берни белмәвемне беләм» дигән сүзләре белән чагыштыру һәм Борынгы Кытай галиме Лао-цзының «Иң яхшы белем – үзеңнең нәрсәдер белүеңне СКАЧАТЬ