Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 18

СКАЧАТЬ кул-аякларын бәйләп ташладылар… Димәк, кордашлар, гаеп безнең үзебездә. Әгәр без, демократларга каршы тавыш биреп, гайдарчыларны Думага кертми калдырганбыз икән, чыннан да, башка кем гаепле булсын? Ельцин, ашыга-кабалана үзенә варис эзләп аптырагач, көч министрлыкларына мөрәҗәгать иткән икән, димәк, дим мин, шулай кирәк булган, димәк, кичәге коммунистларны һәм бүгенге җинаятьчеләрне авызлыклау өчен, бүтән чара калмаган. Демократиянең кулы йомшак булса да, кесәсендә ул «керпе бияләй» тотарга тиеш, чөнки кирәге чыга!

      90 нчы еллар башында илгә Ельцин ишеләр түгел, чех Гавел кебекләр кирәк булган. Ә без андыйларны адәми затка ярлыланган хәерче Рәсәйдә каян табыйк? Бар идеме соң алар? Бар иде, бар! Аларның исемнәре беренче демократик сайлау вакытында да күренде, тик «кара сайлаучы» чын интеллигентларны санга сукмады, гаделлек өлгесе булырлык Гайдар исемен пычракка салып таптадылыр, Собчак һәм Галина Старовойтоваларның башларын ашадылар… Менә хәзер интексен инде гавам. Ихтимал, шушы интегүләр аша гына акылга утырырбыздыр.

      Әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы да инкыйразга турыдан-туры бәйләнгән.

      СССР җитәкчеләре бөтен илне чүплек башына әйләндерделәр. Радиоактив матдәләрнең кайларга күмелгәнен хәзер белеп тә бетермиләр инде. Бер кеше гомере эчендә Арал диңгезен, Кара-Бугаз Голны харап иттек, Каспийны агулыйбыз, Кара диңгезне, Балтыйк диңгезен, Баренц диңгезен, Яңа Җирне, Ерак Көнчыгыш ярларын… Иң начары шул: бөтенесе яшерен рәвештә эшләнә. «Чирен яшергән – үлгән» дигән сүз дә бар югыйсә. Менә кайда ул һәлакәт, менә кайда ул инкыйраз. Совет тоталитаризмы тагын илле ел яшәгән булса, бөтен илне Урта Азия халкы «Барса килмәс» дип атый торган үле чүлгә әйләндереп бетергән булыр иде.

      Менә хәзер Татарстанда атом электр станциясе төзелеше кабат яңартылды. Казанга Америкадан җәмәгате белән кунакка кайткан могтәбәр Роальд Сәгъдиев тә «атом электр станциясенә альтернатива юк» дигән катгый фикерен әйтте. Ул безгә куркынычсызлык техникасыннан тайпылмаска гына киңәш итә… «Их, туган… – диясе килә аңа. – Их, туган… Рәсәйдә ана күкрәге дә куркынычсыз түгел бит хәзер, күкрәк сөте дә… Җир-ана рәнҗи шикелле безгә…»

      Чыннан да, гөнаһларыбыз зур шул.

      Байтак вакытлар исеме телдән төшеп торган һәм, имештер, ватанын саткан Муса Җәлил исеменең әдәбиятыбызга яңадан кайткан вакытлары искә төшә. Аннары аңа герой-шагыйрь исеме бирелде, һәм бу хәл барыбыз өчен дә куанычлы булды. Аның «Моабит дәфтәре» чын шигърияткә ия иде.

      Аннары Галимҗан Ибраһимов, Туфан, Тинчурин, Бурнашлардан һәм тагын дистәләрчә күренекле әдипләребездән «халык дошманы» дигән кушамат алып ташланды, бөтен Рәсәй күләмендә, җәмәгатьчелек белән бергә, әдәбият һәм сәнгать бер катка иркен сулап җибәрде.

      Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнеп, әдипнең исемен ватанга кайтару буенча башлап йөргән кеше Ибраһим Нуруллин иде. Аңа әлеге антиисхакыйчыларга каршы көрәшү җиңел булмады. Шуңа күрә ул хакыйкатьне СКАЧАТЬ