Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 16

СКАЧАТЬ генә дәүләт тә (ул нинди зур һәм бөек булмасын) урта гасырлардагы кебек аерым яши алмый. Изоляциядә яшәсә, беренче нәүбәттә аны биологик инкыйраз көтеп тора. Берләшкән Милләтләр Оешмасын Гомумпланетар хөкүмәтнең башлангычы дип карарга кирәк. Киләчәк залим ханнарныкы, шаһиншаһларныкы, диктатор режимнарыныкы түгел. «Төрекмән башы», «Башкорт башы», «Кытай башы» кебек шәхесләр егерме икенчебездә кабатланмаячак. Киләчәктә ниндидер өстен сыйныфлар да, өстенлектән файдаланучы халыклар да калмас, – менә шул тигезлек заманын якынайту өчен көрәшергә кирәк дип ышанам мин. Һәркем, һәр милләт, һәр ил үзләрен бербөтеннең аерылгысыз өлеше итеп тоя башлагач, тар милли горурлык урынына үзеңнең уртак Ватанныкы – Җир улы булуың белән горурлану тойгысы килер. Ә ерак киләчәктә адәмнәр үзләрен бүгенгә фантастлар гына күз алдына китерә торган «Бөек Боҗра» вәкилләре итеп саный башларлар. Иң мөһиме шул: ул вакытларга фәлсәфәдә «материалистлар» һәм «идеалистлар» дигән капма-каршы төшенчәләр калмаячак. Чөнки материализм белән идеализм – бер үк чынбарлыкның төрле яклары гына. Диннәр исә беренче нәүбәттә уртак идеяләргә таяначак.

      Бүген, илебездә тигезсезлек, кыргый капитализм хөкем сөргән көннәрдә, бу фикерләрнең никадәр хыялый булып тоелачагын мин яхшы аңлыйм. Ләкин кыргый капитализм демократик капитализм белән алмашыначак. Хәер, ул капитализм дип тә аталмас инде. Ә криминал, җинаятьчелек диярләр. Кешелек дөньясы котылгысыз вирус авыруларын мәгълүм бер чикләргә куып керткән кебек, криминалны да мәгълүм кысаларда тотарга өйрәнер. Чөнки тегесе дә, бусы да хасталыктан башка нәрсә түгел. Әгәр менә шушыңа ышанмыйсың икән, син киләчәккә һәм гакыл көченә, гомумән, ышанмыйсың дигән сүз. Гакыл көченә ышаныйк, гакылга табыныйк, чөнки гакыл – Илаһилыкның бер кыйпылчыгы, мазһары2 ул.

      Татар әдәбият белемендә «Инкыйраз»ның жанры төгәл билгеләнмәгән дигән идем. Ул нәрсә: хыялый хикәяме, антиутопияме? Әллә сәяси мәкалә генәме? Иң соңгы публикациясендә ул «Публицистик-фантастик повесть» дип тәкъдим ителә. Монысы инде аптыраганнан гына шулай эшләнгән булса кирәк.

      Бу хакта мин дә уйланып карадым, ләкин, дөресен әйткәндә, төпле бер фикергә килмәдем. Фантастикасын фантастика, ләкин монда антиутопия термины кулайрак шикелле.

      Көнбатыш әдәбият белемендә «Роман с тезисом» – «Тезислы роман» дигән термин бар. Инглизчәсе – novel with a thesis, французчасы – roman a these, немецчасы – Thesenroman. Мондый роман иҗтимагый һәм сәяси мәсьәләләр буенча билгеле бер тезисны алга сөрә, аның каһарманнары, бөтен сюжет борылышлары шул тезисны исбатлау һәм раслау өчен хезмәт итәләр. Моның безгә бик таныш мисаллары бар: әллә нигә бер саташып алган Максим Горькийның «Ана» романы, Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты»сы, Александр Фадеевның «Яшь гвардия»се, «Язгы җилләр» кебек әсәрләр һ. б. «Тезислы пьеса» дигән термин да билгеле («Ике фикер», «Ташкыннар», «Мылтыклы кеше» һ. б.). Фактта социалистик реализм әсәрләре барысы да бердәнбер идеяне пропагандалый торган «тезислы сәнгать» төренә карыйлар дип әйтергә СКАЧАТЬ



<p>2</p>

Мазһар – гәүдәләндерүче, күрсәтеп бирүче; чагылыш, күренеш, аспект.