Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 15

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ соңрак) Зыя Мансур яттан сөйли иде. Зыя Мансур хәзинәсендә барын да, күңел байлыгын да һичкайчан кызганмады. Хәсән Туфан шигырьләрен сөйләве, бәлки, күңеле байлыгын уртаклашудан килгәндер, ә бәлки, Туфанны белмәвең – гөнаһ дип уйлагандыр. Ләкин шагыйрь үзе исән-имин әйләнеп кайтканчы, ул аның шигырьләрен чышын-пышын гына сөйли иде. Нахакка гаепләнгән язучыларның әсәрләре халыкка кайтарылачагын аңа Сибгат абый Хәким әйткән булган:

      – Сибгат абый, киштәләребезне күп китаплар бизәр, диде.

      Бу сүзләрне Зыя Мансурның, сөенеп, берничә тапкыр кабатлавын хәтерлим.

      Беркөнне Зыя Мансур:

      – Безгә кил әле, – диде. Вакытын әйтте. – Кеше күп булмый. – Алар мәҗлес җыймыйча тора алмыйлар, һәм башын аз гына читкә борып елмайды. Кешеләр аның сөенеченә игътибар итсеннәр өчен, шундый хәрәкәт ясагандыр кебек ул. – Хәсән абыйны чакырдык. Киләм, диде. Уйланып кил, – дип сүзен бетерде дә вак адымнары белән теркелдәп китеп барды, мәҗлес хәстәрен күрергә ашыгуыдыр.

      Табын янына утырыштык кына, Хәсән абыйның гөрелдәвек тавышы аңа соклануны көчәйтте. Хәсән абый бер сүзне бик тә үзенчә әйтә икән, бу әйтелешне төгәл аңлатып язарга хәзерге әлифбабызның көче җитми.

      – Sigor укымыйбызмыни?!

      Укылды, шигырьләр күп укылды, чын мәгънәсендә шигырь мәҗлесе булды бу кичтә, моңа хуҗалар да сөенде, табынның тулы калуына үпкәләмәделәр алар.

      Хәсән абый аксыл-күксел костюмнан иде. Шигырьләр сөйләү башлануга, пинжәген салып куйды, ак күлмәгенең җиңнәрен терсәккәчә сызганды. Аның күңелендә көрәш дәрте уйный иде – шигъри мәйданны киңрәк җәйик, әйдәгез, шигырьдә бил алышабыз! Мәйдан уртасына баһадир баскан иде.

      Шушы кичәдә бер өстәл артында утырган Хәсән Туфан безне, гүзәллек шигъриятенә алып китеп, олы туры юлларда, кыска чирәмле бормалы сукмакларда җитәкләп йөртте. Нигәдер инде, бер өстәл артында утырсак та, мин аның котып диңгезендәге боз тавы очында чәчәк үстерүен күрдем. Хәтта көрендене дә чәчәккә төргән иде бу егет.

      Хәсән абый иректән мәхрүмлектә сызлануларын кичә буена ялгышып та сиздермәде. Зарлану егет кешегә хас түгел ич! Шушы кичәдә ул шигыренең бер строфасындагы икенче юлын күңеленнән кабатлагандыр:

      Еламаска өйрәтте…

      1959 елның җәендә Пермь вокзалында Хәсән абыйны күргәч, ул түгелдер, күзем алмашадыр кебек тоелды. Барып исәнләшкәч, хәрәкәтсез калып, бераз уйланып торды. Һәм аның беренче сүзен тагын элекке әлифбабызда языйк:

      – Qorale, сез мине беләсез икән ич! – дип гаҗәпләнде Хәсән абый. Тагын уйланып торды. Аннары: – Онытмагансыз, – диде.

      «Карале» не берлек санда әйтүе аның үзенә мөрәҗәгате иде. Аптырап-гаҗәпләнеп калганда яки шаяртканда, аның шушы сүз белән иң элгәре үзенә эндәшүен соңыннан да ишеткәләдем.

      Хәсән абыйның Лысьвага барышы икән.

      – Сагындырды, – диде ул. – Лысьва якларында язылган шигырьләрем бар минем. СКАЧАТЬ