Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 43

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Мәхмүд абый Зәет Мәҗитовның шигырьләр китабына рецензия китергән иде, төгәл хәтерләмим, «Таңгы җыр» җыентыгына иде кебек. Аны үзе алдында ук укыдым, аның җавап алып китәсе килә, ул Мәскәүдә яши икән. Мәкалә «Яшь сталинчы» газетасында басылды.

      Алты яшеннән үк хәреф таный Мәхмүд, егет чагыннан редакцияләрдә эшли, унтугыз яшендә тәрҗемәче була, ундүрт яшендә язучылыкта каләмен сыный башлый, Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. Гражданнар сугышында һәм Ватан сугышында катнаша.

      Мәхмүд Максудның (1900–1962) иҗаты чын мәгънәсендә күпкырлы. Ул хикәяләр, нәсерләр, шигырьләр, әдәби очерклар яза, аның публицистик, әдәбият һәм сәясәт турындагы мәкаләләре ишле, М. Гафуриның «Кара йөзләр» әсәре буенча опера либреттосы иҗат итә, ул – тәнкыйтьче һәм, әлбәттә, татарчага иң оста һәм иң күп тәрҗемә итүчеләрнең берсе. М. Максуд татарчалаштырган китапларның исемлеге озын. Ул Г. Гейне, Л. Фейхтвангер, Беранже, Р. Роллан, А. Пушкин, Н. Некрасов, М. Горький, И. Тургенев, Низами, Абай, К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин һәм башка бик күпләрнең әсәрләрен тәрҗемә итә.

      «Тәрҗемәгә җиңел кәсеп итеп караганым юк, – ди М. Максуд бер хатирәсендә. —…«Фауст» ны да мин җиңел генә эшләмәдем. Минем немецча белүем бик шәптән түгел бит. Еш кына сүзлеккә мөрәҗәгать итеп булса да, оригиналына тиешенчә төшенеп эшләдем. Шуның өстенә Холодновский һәм Брюсов тәрҗемәләрен өйрәндем, башка тәрҗемәләргә дә күз салдым».

      Мәхмүд абый редакциягә китергән мәкаләләре турында синең тәнкыйть фикерең белән әйтүгә үк беркайчан да килешмәде. Башта ул үз фикерен тынычлап исбатлый иде, кайчакта син «киреләнүеңне» дәвам итсәң ачуланып ук куя иде – шуны да белмәскә инде ягъни. Язучыларның Г. Тукай клубындагы җыелышта, тәрҗемә мәсьәләләре турында сүз барганда, аның бик принципиаль чыгышы истә калган. Ул, һәрвакыттагыча, тәрҗемәнең татарча дөрес, димәк, үтемле яңгыравына ирешү, оригиналның үзенчәлеген-рухын саклау, «ирекле» тәрҗемәнең үзенә бөтенләй ят булуы турында ышандырып сөйләде. Бу таләпләргә тугры булуын ул Лев Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» һәм «Анна Каренина» романнарын татарчалаштыруда раслады. Моны мин университетта группадашым Гамил Мостафинның җентекле тикшеренүенә, фәннилек дәрәҗәсендәге диплом эшенә дә таянып әйтәм. Шәриктәшем Гамил «Сугыш һәм тынычлык» ның беренче томын русчасы белән чагыштырып-өйрәнеп чыккан, ул Мәхмүд абый белән дә әңгәмәләр корган, аның киңәшләренә колак салган иде.

      Дөрес, Октябрь революциясенә чаклы да безнең оста һәм күп эшләгән тәрҗемәчеләребез булган. Мәсәлән, Солтан Рахманколый. Ә Октябрьдән соң татарчага тәрҗемә принципларын эшләүдә, дөнья һәм рус әдәбиятлары үрнәкләрен укучыларыбызга җиткерүдә, минемчә, Мәхмүд Максуд һәм Кәшфи Басыйров җиң сызганып тырышалар, алар әдәбиятыбызда тәрҗемәчеләрнең әйбәт мәктәбен булдыручылардан саналырга хаклы. К. Басыйров М. Лермонтов, А. Чехов, В. Короленко һәм башка әдипләрнең әсәрләрен әйбәт тәрҗемә итеп таныла. Н. Гогольнең «Үле җаннар» ын Ватан сугышыннан соңгы буын укучылары да аның тәрҗем� СКАЧАТЬ