Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 12

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ шигырьләрен туплап бастырмавына ачуланып, аның «Утлы боз» җыентыгын төзи башлаган иде Фаил. Кулъязманың исеме астына: «Төзүчесе Фаил Шәфигуллин», – дип язып куйган иде. Шушы усал шаярту Зөлфәтне кымшанырга, активлашырга мәҗбүр итте ул чакта.

      Бәлки, Фаилнең кем белән нәрсә өчен дус булуын (мин аның барлык дусларын да санамадым) дөрес үк әйтмәгәнмендер. Бәлки, ул үзе һәм дуслары да башка сыйфатларны өстен куйганнардыр. Ләкин мин бу хәлне үзем бәяләгәнчә атадым.

      Һәм мине дә ахири дусты санамады Фаил. Үпкәләмәдем. Бәлки, ахири кешеңә ачылып бетүгә караганда, һәр дустыңа бер яктан гына ачылуны дөресрәк санагандыр – аның тиз генә ачылып бетәргә яратмавын да онытмыйк. Бәлки, ул, дусларыннан кемне дә булса ахирилеккә алып, башкаларын рәнҗетергә-түбәнсетергә теләмәгәндер. Чыннан да, иҗат кешесенең дусларын тигез күрүе кирәктер.

      Шулай да Фаилнең гаилә дусты шагыйрь Тәүфыйк Камалиевне башкалардан якынрак иткән чаклары була иде.

      – Без икебез дә әдәбиятка эшчеләр арасыннан килдек. Эшче булып кала алды Тәүфыйк. Элек завод эшчесе иде, хәзер әдәбият эшчесе, – дип горурлана иде. Әгәр әдәби әңгәмәдә Тәүфыйк иҗаты турында хаксызга тәнкыйть сүзе әйтелсә, башта йомшак кына итеп: – Аңламыйсыз икән Тәүфыйкны, – дип каршы төшәр, аннары Тәүфыйкның шигырь юлларын күңеленнән укыр иде: – Менә мондый юлларны әйбәт шагыйрь генә яза ала! Тыңлап торыгыз:

      …Күңеле төшкән егетнең

      Аргамагы тиз арый…

      Яки:

      …Авыр, авыр!

      Юлда йөргәнгә дә,

      Өйдә калганга да авыр.

      Кавышу гына рәхәт…

      Берең китеп,

      Озата барганда да авыр…

      Тәүфыйкны соңгы юлга озатканда, әлеге шигъри юлларның ачысы авырлыгын бөтен барлыгы белән тоючыларның берсе булды Фаил. Истә: Фаил төн караңгысында килеп керде безгә. Бер сүз дә эндәшмичә, диван янына барып, тәрәзәнең теге ягындагы караңгылыкка күзләрен шарландырып текәлеп, кулларын ике тезе арасына кысып, җансыз сыман утырды. Бераздан сулкылдап елый башлады:

      – Тәүфыйк үлгән…

      Инде Фаил бөтенләйгә китеп, аны озата барганда, Тәүфыйк искәрткән авырлыкны без кабат тойдык…

      Фаилне яратмаучылар да булгандыр – тормыш бит бу. Хәер, ул үзе дә һәркемгә ошауны максат итмәде. Гёте сүзләре белән әйткәндә, һәркемгә ошарга тырышу – көлке теләк ләбаса! Аннары Фаилнең холкында уңайга сыпырганда да учны чәнчә торган инәләр шактый иде. Әмма миңа аның холкындагы, уңай якларга өстәп, сәерлекләре дә ошый иде. Әйтик, менә мондый сәерлекне ошатмыйча мөмкин түгел бит. Ул һич көтмәгәндә каршыңа килеп басар иде дә, күзләрен зур ачып:

      – Мин сиңа карап торам. Хәзер миңа күзләрне тагын да зуррак ачаргамы, әллә бөтенләй ябаргамы? Тиз әйт! – дип, аптырашта калдырыр иде, үзеңә үзең бәя бир әле ягъни. Яки: – Ачыш ясаган саен серләр кимиме, әллә күбәя барамы? – дип, кешелек тарафыннан күптән куелган сорауны кабатлар иде.

      Бер СКАЧАТЬ