Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 14

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ бавын кулыннан ычкындырмый ул. Чанада китап-дәфтәрләре, алар алмашка дигән эчке киемнәренә төрелгән, капчыкта ризык та бар. Кечкенә йөктәге һәр-нәрсә кадерле малайга. Ризыклары да, киемнәре дә, китап-дәфтәрләре дә туңмасыннар, түзсеннәр иде.

      Дәфтәренең урта битенә язган шигыре берүк өшемәсен! Шигырьгә җылы аерата кирәк. Көн аязыр, барыбер җылытыр.

      Юл чыккансың икән инде, газап-михнәтләрне җиңәр чыдамыңны җуйма, Хәсән.

      Табигать гарасатында Тукае сүзләрен анык ишетте ул:

      Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар…

      Шуны онытма, Хәсән, дип кисәтә иде Тукай.

      Малай торып басты. Юка гәүдәсен давыл чайкалдыра. Бишмәтенең чабулары тезләренә шап та шоп суга, каймалы түгәрәк бүрегенә җил кызыга, аны малайның башыннан салдырып алып, шул шәкерт бүрегенә кереп ояламакчы була.

      – Явызланмачы, җил туганкай! Без юлдашлар булыйк. Син мине аркамнан сөеп-этәреп бар, мин сиңа рәхмәтемне укырмын!..

      Күп вакытлар узып, караңгы бүлмәгә ялгызы ябылгач, мәрхәмәтле җилне исенә еш төшерер әле Хәсән. Ә хәзергә җилне бөтен тәне белән тоя ул.

      Бер тарафта да офык күренми, әмма офыкның яктысы әнә шул якта булырга тиеш.

      Кар томалаган юлга башлап үзең эз сал, Хәсән!

      Тирә-юнь яктыра, юл такырая. Шома юлдан, чана тартып, шәкерт Хәсән бара. Табигать гарасатын җиңәргә аңа дәфтәре уртасына язылган шигыре җылысы, шул шигырьне өшетмәс өчен җылы өмете булышты.

      …Юл турая, юл киңәя. Аннан, табигатьнең үзен шатландырып, кодрәткә ия егет бара. Юлда җәйләр бизәнә, көзләр чирый, кышлар кырыслана, язлар уйный.

      Көтмәгәндә юл упкынга терәлә. Упкын түгел икән лә, караңгы бүлмә икән. Хәсән Туфан шунда ялгызы. Ашау җитмәвенә тирең сөягеңә ябышканчы түзеп булыр, мәсхәрәләүләре тәкатьне туный. Адәм заты өчен иң кадерле нәрсәдән – азатлыктан мәхрүм иттеләр. Атачаклар икән. Бәлки, үлем газабы коллыктан җиңелрәктер. Юк! Якты дөньядан китәргә иртә. Бик иртә! Күңел җыр хәзинәсенә тулы, байлыкны алып китәргә ярамый, теге дөньядан бу дөньяга беркайчан да кайта алмыйсың, тегеннән җырлар җибәрү әмәле дә юк. Әгәр атсалар? Җырлары үзе белән китәчәк, димәк. Их-х, җырлыйсы иде! Аның шигырьләрен яраталар иде ич. Иректә чакта күбрәк язасы калган икән шигырьләрне. Ә монда шигырь чыгарып булмый. Монда шигырь тыңларга кеше юк. Шагыйрьнең үзеннән башка җан иясе юк бу кысан бүлмәдә.

      Чебен оча түгелме? Безелди ич!

      Хәсән камераның уртасына басты. Киеме сәләмә, сорау алганда аунатуларга-тукмауларга кием түзмәгән.

      Шагыйрь кулын сузды.

      – Чебенкәй, кайда син? Кил, кун учыма. Миңа бирелгән ризык икебезгә дә җитәр. Мин сине сыйлармын. Тик без аерылышмыйк. Учымда сайра. Синең безелдәвеңдә моң бар. Тик нигә җырың кайгылы? Шулай шул, без бер үк хәлдә. Иреккә очырасы иде сине, тоткын чебен!

      Хәсәннең учына кунмады чебен, аның битенә җилен бәреп очып узды да югалды. Иреккә чыккан булса, бик хәер. Ай-һай ла, камераның чебен сыярлык та тишеге юк. Чебен җиле СКАЧАТЬ