Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 18

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ төрлечә башлый чемпион – сеанс бирүче барлык партияләрдә дә аклар белән уйный бит. Минем турыда озак тукталып тормады, пешкасын е4 кырына күчерде. Күршем янында – ул «Комсомолец Татарии» (хәзерге «Молодёжь Татарстана») газетасы хезмәткәре Анатолий Авдеев иде – йөрешен ясаганчы ук уйланды. Анатолийның әйбәт уйнавын ниндидер билгеләрдән белгәндерме, әллә танышлар идеме алар – Рәшит абый Анатолий белән бик сак уйнады. Миңа игътибарсыз булуы горурлыкка сукты бит, әй!

      Туктале, чемпион абый, дим күңелдән генә, моның каруын кайтармыйча калмам мин сезгә, оттым куйдым булыр үзегезне, иң киме – катлаулы йөрешләр ясап, буташтырып, башыгызны барыбер катырырмын! Һәм, җиңелә калсам да, партияне озаккарак сузарга исәпләп, беренче йөрешем е6 булды – француз саклануын сайладым.

      Уен тыныч кына бара. Шахмат тактасында җил-давыл кубарга һич тә охшамаган. Шулай, чемпион абый, дип куанып уйлыйм, без дә төпсез арбадан тәгәрмәч астына төшеп калганнардан түгел, шөкер, позициябез нык, ничьяга алып чыгарга мөмкин. Әмма, чемпион әфәнде, болай булгач, минем отарга ук ният-өмет чаткыланды, сак булыгыз! Ләкин чемпион Рәшит Нәҗметдинов саклану турында күңелдән кисәтүемне, әлбәттә, сизмәде. Әллә санга сукмады тагын – ферзен уенга иртә чыгарды. Француз саклануында мондый вариант та бар-барын, шулай да ферзьне уен башыннан ук куалап йөгертсәң, тиз арый ул. Аның тозакка эләгү ихтималы зур булуын гына без беләбез, сеансёр шуны онытып җибәргән, әй. Мондый игътибарсызлык (иң киме шулай) чемпионга гафу ителми, моның өчен ул җәзасын алырга тиеш! Һәм мин акларның ферзенә һөҗүм иттем. Рәшит абыйның моңа исе китмәде. Ялгыш йөрдем мәллә, дип, ул әйләнеп килгәнче, колакларымны учларыма кысып, уй кисмәгенә чумдым. Әй-й, ни булса да булыр – сугам ферзен! Хәйлә корган икән, бер йөрештә генә түгел, ун йөрештә дә мат куя алмый, инде оттыра калсам да, чемпионның ферзен суктым, дип мактанырмын ахыр чиктә.

      Рәшит абый хәйлә кормаган икән. Ферзен сугып алгач, ул бер мәлгә югалып калды, агарынды да кызарынды. Ияген, уң учына кысып, озак ышкыды. Чынлап торып ялгышкан икән чемпионыбыз, димәк… Димәк, отарга юллар ачык хәзер миңа!

      Шактый уйлангач, үзәктәге пешкасын алга күчерде ул. Кабат әйләнеп килгәч, әлеге пешкага ярдәмгә янәшәдәгесен этте. Йөрешен ясагач, Анатолий Авдеев тактасы турына күчмәде, инде ияген, ышкымыйча, учына кысып кына, тагын озак уйланып торды.

      Шулай, агайнеләр, позиция җимерелмәслек минем. Аны әллә ничә чемпионың да хәтта аз гына да какшата алмас!

      Вәләкин чемпионның һәр йөреше саен тактада хәл минем өчен хәвефләнә барды. Һәм, акларның ферзен отып унике йөреш ясаганнан соң, мин… бирелергә мәҗбүр булдым. Чөнки Рәшит абыйның өч йөрештән мат чәписе көн кебек ачык иде. Гадәти генә мат түгел, комбинациясе соклангыч иде. Шәп! Мин рокировка ясарга өлгермәгән идем, ә акларның теге ике пешкасы, җитәкләшеп, минем корольгә бер генә адым җитмичә торалар, арттагы атлар ярдәмендә минем корольне умырып тешләргә ыржаялар иде. Явызлар!

      – Оттырдым… – дидем һәм, торып басып, Рәшит абыйның кулын кыстым.

      Күрсәгез СКАЧАТЬ