Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 13

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ көнге киемнәре бик тә утырган иде. Әллә соң, тар гүргә барасын сизенгән дә, тәнен шулай кысып караганмы, дип уйлап куям кайчакта. Бу көнне аның карашы тонык, күзләрендә үзенә хас моңсулыкны һәм шаянлыкны бергә күреп булмый иде. Шул көннәрдә аның кап-кара, кайгылы фоторәсемен күрдек, әллә соң вафаты бик тиздән булырын сизенеп төшкәнме?..

      Соңгы тапкыр эштән китүендә – бүлмәмнең ишеге ачык тора иде – ул миңа кул болгады.

      – Хуш! – диде.

      «Сау бул!» – димәде. Мәгънәсенә игътибар ителмәгән, шуңа күрәдер кайчак күз алдында Фаил кулын болгап хушлашып тора…

      Мәрхүмне җиргә иңдергәндә, мин аның йөзенә озаклап карадым, үземне нык тотарга тырышып карадым. Моның сәбәбен белмим. Бәлки, вафатының сәбәбен белергә теләвем булгандыр. Ә дөньяны матур итеп күргән күзләр йомык… Әгәр алар ачык булса, авызы әйтә алмаган соңгы сүзләрен сөйләрләр иде кебек… Әлбәттә, болар – дустыбызның вафаты якынаюын сизмичә калуыбызга үкенүдән туган кайтып уйланулар…

      Акмөгез… Акбай һәм Карабай… Актәпи… Акчарлак та ялгыша… Ак кәҗә һәм карт бака… Аксакал…

      Фаил хикәяләренең исемнәре болар. Аның «Ак яллы аргамаклар» һәм «Ак маңгайлы бүреләр» исемле китаплары да бар. «Солдатлар кайта» хикәясендәге атның исеме – Акъял.

      Ак төсне ярата иде ул. Аның шигырьләреннән, хикәяләреннән аклык бөркелеп тора. Аның әсәрләре геройларының вөҗданлы, миһербанлы, тырыш, игелекле, керсез, илгәзәк булуларыннан килә бу яктылык-сафлык. Әйе, аның әсәрләрендә, аеруча сатира-юмор әсәрләрендә, комсыз, мәрхәмәтсез, илтифатсыз, җәбер тидерүче кешеләр дә күп. Болары – ямьсез төсләр. Ләкин бу төсләрне тасвир итүдән дә укучы күңелендә аклык тудырырга теләде Фаил, ягъни ямьсезлекнең, җиңелеп, матурлыкка әверелүен теләде. Аның әсәрләренә шушы игелек хас. Һәм нәкъ менә шуңа күрә әдәбиятта Фаилнең үз урыны бар. Һәм бу олы урын – Фаилнең иҗат бәхете.

      Укучы күңелендә аклык тудырырга теләве турында ул, хикәяләренең укучыларга көлке булып тоелуына үпкәләмәвен әйтеп, шул хикәяләрне укып: «…көлеп арыгач, берәрегезнең башында, бәлки, җитди фикер дә туып куяр», – дип язган иде. Ак фикер – изгелек кылу теләге тусын иде ягъни.

      Фаил бер әсәрендә ак дөнья турында сөйли. Туктагызчы, ак дөнья буламы соң? Була икән шул: Фаил бөтен иҗаты белән тудырган дөнья ак лабаса, Фаилнең үз Ак дөньясы!

      Язып кына бетергән әсәр кабыгын тишеп яңа чыккан кош баласы кебек. Ул күпмедер вакыт ояда үсәчәк әле. Аннары канатларын җилпеячәк тә ерак-еракка очып китәчәк. Ә Фаил аңа – иҗатының тылсымга көчле кошчыгына, кешеләрне сайрап сөендерсен өчен, басу түрендә куаклык үстергән, диңгездә утрау өйгән, урман уртасында алан ачкан…

      Фаилне язучы иткән нәрсәләрне мин санап бетерә алмадым. Югарыда әйтелгәннәр әлеге сәбәп-көчләрнең бик азы гынадыр. Шулай да Фаилнең язучылыгын күз алдына китерү өчен, алар күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итәр, бәлки.

      Күптән түгел, иш-иптәш җыелгач, әдәби әңгәмәдә Фаилне тагын искә төшердек.

      – Бүгенге СКАЧАТЬ