Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 19

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ һаман саен куәтләнеп, бөтерелеп торды. Әлбәттә, бу давыл-сарсарларны Рәшит абый кузгатты. Күршем Анатолий Авдеев, башын чайкый-чайкый, кирәк бит шулай һәм мөмкин бит шулай дигәндәй, безнең уенны шаккатып, шул ук вакытта Рәшит абый ясаган «кәртинкә»гә сокланып күзәтте.

      Сеанста Рәшит Нәҗметдиновны отучы булмады. Анатолий Авдеев, мин ике партия оттырырга өлгергәннән соң, сеансёр тәкъдим иткәч, ничьяга килеште һәм, шулай буласын баштан ук белгән кыяфәт белән, зур шахмат тактасын култык астына кыстырып, бүлмәдән горур атлап чыгып та китте. Бу сеанста тәнкыйтьче, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакторы Гази абый Кашшаф та ничья ясады дип хәтерлим. Мин аларның уенын күзәтә алмадым, чөнки, беренчедән, ике партиядә дә үз хәлемнең мөшкеллеге шахмат тактасыннан аерылырга мөмкинлек бирмәсә, икенчедән, Гази абый уенын күрү өчен, урыннан кузгалып түргә барырга кирәк иде. Аннары Гази Кашшафның сеанста чемпион белән ничья ясавы гаҗәп тә түгел. Чөнки Гази абый шахматны әйбәт үк уйный иде, аның гаиләсендә дә шахмат хөрмәттә булган – улы, галим Р. Кашафетдиновның университетка укырга кергәнче үк, шахматта беренче разряд алуы моңа дәлил. Тәнкыйтьчебез Гази Кашшаф шахмат уенында теоретик яктан да шактый әзерлекле иде. Рәшит Нәҗметдиновның башлап өйрәнүчеләр өчен «Шахмат уены» исемле татарча китабы (Татарстан китап нәшрияты, 1953) Гази Кашшаф редакциясендә чыкты. Ә китапның җаваплы мөхәррире шулай ук ару шахматчы, «Чаян» журналында озак еллар җаваплы секретарь булып эшләгән, йөзеннән елмаю китмәс Габделхәй Хәбиб иде. (Кайберәүләрнең чагыштыруынча, журнал исеме янындагы елмаеп торучы Чаян рәсеме Хәбиб абыйга – аңа шулай эндәшәләр иде – охшатып ясалган, имеш.)

      Әйе, язучыларны һәм журналистларны хөрмәтли иде Рәшит Нәҗметдинов, алар даирәсендә үз кеше иде ул. Шигъриятне, гомумән, әдәбиятны ярата иде. Шигырьләрне яттан сөйләр, зур күләмле чәчмә әсәрләрдән озын өзекләрне сүзенә сүз китерер иде.

      Яңа танышым Ваник Закарян Рәшит Нәҗметдиновның давыллы ике партиясен белми иде – сеанста мин оттырган ике партияне. Ваникка шушы сеанс һәм, кайбер позицияләрне, Рәшит абый ясаган комбинацияләрне хәтерләп, андагы ике оттырышым турында сөйләдем.

      – Шәп! – диде Ваник һәм: – Соклангыч! – дип сөенде. – Казаннан мин ике каһарманны беләм, – дип танышкач та әйткән сүзләрен кабатлады. – Матурлык баһадирларын. – Бераз уйланып торгач: – Лобачевскийны мин, әлбәттә, берничек тә күрә алмый идем, – дип өстәде. – Нәҗметдинов белән дә очрашырга насыйп булмады. Ә уйныйсы килә иде аның белән! Синең кебек, отам, дип тә оттыру рәхәтен татырымны белеп уйныйсы килә иде…

      Ваник Закарян (Захарян, дип дөрес язмыйлар) ул чакта математика фәннәре кандидаты, институт проректоры һәм… шахмат мастеры иде. Аның Николай Лобачевский һәм Рәшит Нәҗметдинов иҗатларын яхшы белүенә һәм аларны янәшә куеп искәртүенә шушылар сәбәпче. Соңыннан Ваник Суренович докторлык диссертациясе яклады, турнирларда катнашмый башлады.

      Рәшит Нәҗметдинов белән минем тагын уйнаганым булды. Ул, икенче СКАЧАТЬ