Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке). Индус Тагиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке) - Индус Тагиров страница 9

СКАЧАТЬ распоряжаются ордынские цари; Иван Данилович, их покорный слуга, это знает и в права владык своих не вмешивается», – дип язган шушы хакыйкатькә турылыклы рус кешесе. Аның, «Калита – добрый и зажиточный семьянин, которому хорошо жилось под властью ордынских царей. Ничего лучшего он и для детей своих не желал»[18] дигән сүзләре тулысы белән дөреслеккә туры килә. Күрәсең, татар галимнәре аның менә шушы «добрый» сыйфатларын оныталар булып чыга.

      Кайбер рус авторлары Александр Невскийның ханга буйсынырга теләмичә Новгородны канга батыруы, үз хакимлеген ныгыту өчен имелдәш туганы Андрейны, хәтта үз улын да кызганмавы турында язганнар. Буйсынырга теләмәүчеләрнең борыннарын кистерүе, күзләрен чукытуы турындагы фактларны да китергәннәр[19]. Болар барысы да ханга ярарга тырышу гамәлләре итеп күрсәтелә. Бүгенге рус авторлары да Александр Невскийны шушы рәвештә бәялиләр[20].

      Дөрес, бу кеше куркак җаннардан булмый. Аның батырлыклары турында дөрес мәгълүматлар да шактый. Ләкин тарихчылар нигәдер Александр Невский канының шактый өлеше кыпчакныкы булуын, шунлыктан татарлар белән махсус мөнәсәбәттә торуын «оныталар» булса кирәк. Ханнарга ул мәҗбүри түгел, ә ихластан хезмәт иткән.

      Дмитрий Донской да ялтыравыклардан арындыруга лаек. Аның исемен Соловьёв, Рыбаков кебек тарихчылар татар золымыннан коткаручы итеп тасвирлыйлар. Алар 1380 елгы фетнәче Мамай гаскәрен җиңүне татар золымы кабыргасын сындырган искиткеч зур вакыйга итеп күрсәтәләр. Тик менә алай булгач, ни эшләп шушы «золым» тагын йөз ел дәвам итте икән? Моңа тулы ышандырырдай аңлатулар юк.

      Бу галимнәрнең Куликово кырындагы бәрелешне сурәтләгән юллары шулкадәр патриотик пафос белән язылган ки, әйтерсең лә алар моны үзләре күзәтеп торганнар. Аларның каләме астында тарих битләрендә кыю Дмитрий Донской образы барлыкка килә. Һәм ул бүген дә шушы рәвештә кабул ителә. Бу галимнәрнең берсе дә Мамайның хан түгел, ә кануни хан Туктамышның дошманы, фетнәче генә икәнлегенә тиешле игътибар бирергә теләми. Ә бит югыйсә тарихта шушы бәрелешнең исеме генә бар, ә җисеме юк дәрәҗәсендә. Куликово кырының хәтта төгәл кайда икәнлеген белүче дә юк.

      Дмитрий, бәрелеш башланыр алдыннан, үзенең кенәз киемен салып, аны Бренк исемле бер якынына кидерә һәм үзе гади сугышчы киеменә яшеренә. Ә бит кенәзне сугышчылар күреп торырга, аның белән бергә булырга тиешләр. Дмитрий гаскәр белән идарә итми. Бренк исә шушы бәрелештә һәлак була. Аны Дмитрий дип уйлаганнар, күрәсең. Сугыштан соң Дмитрийның үзен гомумән югалталар. Эзли торгач, ул ниндидер яшел куаклар астында аңын җуйган рәвештә табыла. Тәнендә бернинди дә куркыныч җәрәхәт тә булмый.

      Мәскәүгә Туктамыш хан якынлашуы хәбәре ишетелүгә, Дмитрий шәһәрне ташлап, гаиләсе белән чыгып кача. Аның якыннары булган башка кенәзләрне дә курку били. Алар да чыгып качалар. Бу очракта да, дөреслеккә хилафлык кылмау максатыннан чыгып, шушы вакыйгаларны тәфсилләп язган Н. А. Полевойның СКАЧАТЬ



<p>18</p>

Сергеевич В. Древности русского права. Изд. третье. – СПб.  – Т. 1. – 1909.

<p>19</p>

Полевой Н. А. История русского народа. – М.: Вече, 2008.  – С. 255.

<p>20</p>

Пивоваров Ю., Фурсенко А. Русская система // Рубежи. – № 6/1. – 1995. – С. 50.