Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке). Индус Тагиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке) - Индус Тагиров страница 10

СКАЧАТЬ Казанда колларча кабул итәләр. Менә безнең алда партия өлкә комитетының 1945 елның 24–27 февралендә үткәрелгән пленум материаллары. Анда Үзәк Комитетның ике карары тикшерелә. Берсе Татарстанда авыл хуҗалыгын күтәрүнең кичектергесез чаралары турында. Монысы буенча докладны өлкә комитетының беренче секретаре З. И. Моратов ясый. Икенчесе тулаем рәвештә Алтын Урда тарихына багышлана. Ул – ВКП(б) Үзәк Комитетының әнә шул карарына мөнәсәбәт белдерү, аны тормышка ашыру турындагы доклад. Бу докладны партия өлкә комитетының идеология буенча секретаре Малов укый. Аның күләме  – машинкада 66 бит. Анда Татарстандагы идеология халәте бәйнә-бәйнә тасвирлана. Бигрәк тә Үзәк Комитет карарында күрсәтелгән «хаталар» га басым ясала. Аеруча Тел, әдәбият һәм тарих институтына эләгә. Имештер, аның галимнәре Татарстан тарихын, рус һәм татар халыкларының чит ил илбасарларына каршы көрәшләрен өйрәнәсе урынга Алтын Урда, XII һәм XVI гасыр истәлекләрен өйрәнү белән генә шөгыльләнәләр, Алтын Урда икътисадын һәм мәдәниятен югары дәрәҗәдә итеп күрсәтәләр, Алтын Урданың үзен прогрессив дәүләт рәвешендә тасвирлыйлар икән. Малов докладында бу дәүләтнең төп сыйфаты агрессивлык дип бәяләнә, ул рус халкына каршы агрессив сугышлар алып баруда, халыкларны ваемсыз рәвештә изүдә һәм бөлдерүдә гаепләнә.

      Бу докладта «Идегәй» дастанына да, Идегәйнең үзенә дә тискәре мөнәсәбәт белдерелә. Аларны күтәреп чыккан тарих һәм әдәбият галимнәре дә каты шелтәләнә.

      Пленумда, бәлки, башкачарак уйлаучылар да булгандыр. Ләкин алар тып-тын калалар. Ә менә И. Моратов үз халкын, аның дәүләтен хурлауга өлешен кертә. Аны тыңлап карыйк: «Әгәр дә партия Үзәк Комитеты вакытында әдәбиятчылар, тарихчылар тарафыннан ясалган хаталар төзәтелмәгән булса, нәрсәләр генә килеп чыкмаган булыр иде?!» – ди ул. Шушы сорауга җавап эзләп, Моратовны тыңлауны дәвам итик әле: «Аларның, ягъни тарихчы һәм әдәбиятчыларның ясаган хаталары руслар белән татарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерүгә китерүе мөмкин иде. Һәм бу безнең дуслыгыбызга бик каты суккан булыр иде».

      Партия секретарена ышансаң, татарга яла ягу исә бернинди дуслыкка да комачауламый. Дуслык исә тик татарның үзе турында, аның тарихы турында хак сүз сөйләнсә генә бозылырга мөмкин икән.

      Кем инде, шушы сүзләрне укыганнан соң, аларны татар рухын сындыруга юнәлдерелмәгән дип әйтер? Алай гына да түгел, секретарь әдәбиятчы һәм тарихчыларны фәнгә бернинди катнашы булмаган, череп беткән идеяне, ягъни Алтын Урданың прогрессив дәүләт икәнлеген яклап чыгуда гаепли һәм шундый сорау куя: «Ни өчен соң алар шушы иң явыз, заманында инде фаш ителгән, рус халкы тарафыннан тукмалган дошманыбызны нәкъ менә сугыш елларында күтәреп чыктылар?» Бу сорау куела, ә менә «Нилектән соң нәкъ менә сугыш елларында Алтын Урда ханнарының турылыклы коллары булган Александр Невский, Дмитрий Донской кебекләр героик пьедесталга бастырылды һәм алар исемендәге орденнар булдырылды?» дигән сорау куелмый.

      Бүген өр-яңадан бөек тарихыбызны торгызу, аны халыкның үзенә кайтару ихтыяҗы барлыкка килде. Инде тарихыбызның СКАЧАТЬ