Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке). Индус Тагиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке) - Индус Тагиров страница 13

СКАЧАТЬ татарларның бик күп җирләрнең хуҗалары булуы турында хәбәр итә. Шунлыктан аларның тугандаш кабиләләре дә, атамалары һәм дәрәҗәләре нинди булуга карамастан, татарлар дип аталганнар[27].

      Шушы кабиләләрнең кайберләре, Чыңгыз хан явызлыкларыннан качып, көнбатышка күчеп китәләр. Зәки Вәлиди раславынча, алар Казан тирәсенә килеп урнашканнар. Монда алар, үзләренә тугандаш булган болгар һәм кыпчакларга кушылып, бүгенге татар милләтенә нигез салганнар.

      Төрки-татарлар дистәләгән дәүләт төзиләр. Аларның иң билгелеләре – Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы. Бу дәүләтләр яшәгән чорлар татарларның бөеклек заманнары була. Бу – аларның дөньяда иң беренчеләрдән булып тимер эретүче, батыр сугышчы, яхшы сәүдәгәр, тырыш игенче, зәвыклы алтын-көмеш эше осталары булып, башкаларны шаккатырырдай шәһәрләр төзеп яшәгән чоры.

      Ләкин тарих тәгәрмәче төрлечә тәгәри: ул берәүләрне күтәрә, икенчеләрне төшерә. 1552 елдан башлап татарларның бөеклектән тәгәрәр чорлары башлана. Әмма тарих татарга түземлек, сабырлык, мөстәкыйльлек, авырлыкларны җиңеп алга бару сыйфатларын сеңдергән. XIII гасырда Плано Карпини, алар 1–2 көн берни ашамыйча ач тора алалар, түземсезлек күрсәтмиләр, уйныйлар, җырлыйлар. Түзә алмаслык суыкны да һәм шул ук дәрәҗәдәге эсселекне ат өстендә кичерә алалар, дип язып калдырган. XIX гасыр казах шагыйре Абай Кунанбаев татарларны менә болай тасвирлаган: «Татарларга карап сокланам, алар яхшы солдат та була алалар, авырлыкларны зур түземлек белән кичерәләр, үлемне дә лаеклы каршылыйлар, мәктәпләрен саклыйлар, диннәренә турылыклылар, эшли дә, байый да, киенә-ясана да, күңел ача да беләләр»[28].

      Халкыбыз эзәрлекләүләргә, кысрыклауларга дучар булса да, аны исеменнән, җисеменнән, хәтта тарихыннан яздырырга тырышсалар да, ул бирешми, татарлыгын саклап кала.

      1901 елны Мәскәүдә чыккан бер китаптагы: «Татарская народность доселе составляет самую крепкую из народностей восточного инородческого края, не поддающуюся никаким влияниям со стороны народности господствующей. Триста лет живут они вместе с русскими и под русскою властью и не только не русеют, как другие инородцы, но ещё и сами развивают с своей стороны огромное влияние на соседних инородцев, обращая их в магометанство и постепенно отатаривая»[29]. Минемчә, бу сүзләргә бернинди дә аңлатма кирәкми. Бу  – халкыбызның яшәү көченең никадәр куәтле булуына тагын бер дәлил.

      Шулай булмаса ул «халыклар төрмәсе» дип саналган Россиядә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы чикләрендә күпләрне таң калдырырдай яңарыш кичерә алган булыр идеме? Әлбәттә, юк.

      Татар халкының милли рух белән сугарылган капиталистлары үсеп чыга. Шуларның эшчәнлеге аркасында мөстәкыйль мәгариф системалары, дистәләгән газета-журналлары, миллионлаган тираж белән чыга торган китаплары хасил була. Музыка сәнгатьләре алга китә, театрлары барлыкка килә. Нәтиҗәдә татарлар Россиянең иң укымышлы, мәшһүр башкорт тарихчысы Билал Юлдашбаев язганча, СКАЧАТЬ



<p>27</p>

Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды / На стыке континентов и цивилизаций. – М.: Инсан, 1996. – С. 304.

<p>28</p>

Кунанбаев Абай. Поэмалар. Екинши Сез. – Алматы, 1993.  – С. 142.

<p>29</p>

Знаменский Н. П. Казанские татары / Живописная Россия. Отечество наше в его земельном, племенном, экономическом и бытовом значении. – Т. 8. Среднее Поволжье и Приуральский край.  – Ч.  1. – Среднее Поволжье. – Петербург-Москва, 1901. – С. 136.