Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке). Индус Тагиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке) - Индус Тагиров страница 4

СКАЧАТЬ Төрки каганлык таркалганнан соң, төркиләр аерыла башлыйлар. Аерылып, үз дәүләтләре белән яши башлагач, һәркайсының үз яшәү рәвеше булган. Оясында ни күрсә, очканда шул була, дип юкка гына әйтмиләрдер. Тик шунысы хак һәм бәхәссез: төрки халыклар уртак йортларыннан үзләре өчен бик күп нәрсә алып чыкканнар.

      Татар кабиләләренең, көчәеп китеп, тирә-юньдәге кабиләләр өстеннән хакимлек иткәнлеге дә чыганакларда яхшы күрсәтелгән. Бу хакимлек Чыңгыз хан күтәрелеп китүгә кадәр дәвам иткән. Рәшидеддин «татарлар борын заманнардан бирле үк башкалардан үзләренең бөеклекләре һәм куәтле булулары белән аерылып торганнар, шушы бөеклекләре һәм ихтирам-хөрмәтле булулары сәбәпле, башка төркиләрне дә татарлар дип йөртә торган булганнар» дип язып калдырган. Тик XII гасырда вазгыятъ үзгәрә. Татар башлыгы Муджин Солтан Кытай императорына каршы чыккач, Чыңгыз хан, кирәетләр кабиләсенең башлыгы Тогроил белән берләшеп, аларга һөҗүм итә. Татарлар җиңелә, Муджин Солтан һәлак була. Күпләгән татар, шул исәптән бала-чага үтерелә. Исән калганнарның шактые көнбатышка юнәлә.

      Татарларга дошман булуларына да карамастан, монголлар алардан бик күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Хәтта «хан», «каган» атамалары да аларга төркиләрдән килеп кергән. Дәүләт төзелешен, аның белән идарә итү рәвешләрен алар шулай ук татарларда күргәннәр. Билгеле булганча, Чыңгыз хан көчкә кергәч, бу кавемне юкка чыгару юлына баса. Ләкин ул татарны, бик нык зәгыйфьләндергән булса да, бөтенләе белән юк итә алмый. Алай гына да түгел, бик тиздән ул татарларны үз гаскәре көченә әверелдерә. Һәм шушы татар токымы үз атамасын монгол гаскәре сафында Европага китереп җиткерә. Татар белән монголны яхшы аера белгән Көнбатыш сәяхәтчесе Вильгельм Рубрук: «Чыңгыз сугышка һәрвакыт татарларны алдан җибәрә торган булган, шунлыктан дошманнарының котлары алынып, «әнә татарлар килә!» дип кычкыра торган булалар», – дип язган. XIV гасырда гомер кичергән гарәп язучысы Әл Гомәри болай дип язган: «Борынгы заманда бу дәүләт кыпчакныкы булып, монголлар килгәч, кыпчаклар алар астында калалар. Ләкин монголлар, кыпчаклар белән бик тиз туганлашып бетеп, үзләре дә, әйтерсең лә бер нәселдән кебек, кыпчак кыяфәтенә керәләр. Шулай итеп, җир үзенең табигый һәм раса сыйфатларыннан өстенрәк икәнлеген исбатлый». Ризаэддин Фәхреддиннең монголлар «үзләре тел һәм мәзһәп, гореф-гадәт турыларында болгар төрекләреннән җиңелделәр һәм аларга иярделәр»[8] дигән сүзләре дөреслеккә туры килә. Килгән татарлар Европа җирлегендә биредәге болгар һәм кыпчаклар белән берлектә Алтын Урда могҗизасын хасил итәләр. Мин могҗиза дим. Чөнки алар монгол ханнары барлыкка китергән дәүләтне татарлаштыралар. Монда хәтта гаскәри рәвештә килгән монголлар да бик тиз төркиләшәләр. Алай гына да түгел, бер-ике буыннан соң ханнар үзләре үк төрки-татарга әвереләләр. Үзбәк хан заманында исламга күчү нәтиҗәсендә татарлашу процессы тагын да тизләшә төшә. Күрәсез ки, хөрмәтле укучылар, безнең атамабызның монголлыкка бернинди катнашы да юк. Ул безгә мең еллар тирәнлегеннән килгән. Ул үзебезнеке.

Телебез дә үзебезнеке

      Ничек кенә СКАЧАТЬ



<p>8</p>

Фәхреддин Ризаэддин. Болгар вә Казан төрекләре. – Казан: Т????.???.????., 1993.? 50??. атар. кит. нәшр., 1993. – 50 б.