Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке). Индус Тагиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке) - Индус Тагиров страница 5

СКАЧАТЬ гына таянам. Беренчедән, борынгы төрки телләр бер-берсенә якын булып, бер телдәге диалектларны гына хәтерләткәннәр. Төрле кабиләләр бер-берсен бик яхшы аңлашканнар. Бүген исә төрки халыкларның һәрберсенең формалашкан үз телләре яши. Аларның бер-берсенә шактый ерак торганнары бар. Әйтик, чуваш яки якут телләре башка төркиләргә аңлашылмастай дәрәҗәдә. Икенчедән, кайчандыр шанлы булган телләр, ни кызганыч, бүген күләгәдәрәк калалар. Бу турыда сүз башлаганда, уйгур факторын искә алмасам, бу зур хата булыр иде. Чыңгыз хан, дәүләт төзелешенә керешкәч, зурайганнан-зурая барган империя белән идарә итү ихтыяҗыннан чыгып, үз тирәсенә укымышлыларны җыя. Аларның күпчелеге уйгурлар булганлыктан, дәүләт документларын төзү уйгур язмасына һәм уйгур теленә нигезләнә торган була. Тик Урал артына күчү белән уйгур теленә җирле төрки телләр, бигрәк тә кыпчак теле зур йогынты ясый. Ул, нигездә, җиңелә. Ләкин уйгур теле бигрәк тә дәүләт документларында сакланып калган. Моңа галим Ленар Абзаловның кандидатлык диссертациясендә ышанычлы дәллиләр бар[10].

      Бүген инде юкка чыккан кыпчак теленә дә игътибар җитми. Ә ул кайчандыр иң таралган телләрнең берсе булган. 1303 елда Алтын Урда белән сәүдә итүчеләр өчен кыпчак сүзлеге «Codex Cumanicus» төзелә. Бу кулланмада бүгенгәчә яшәп килгән бик күп әйтемнәр бар. Андагы сабан җимер, сабан сермәк, сабанчы, арпа, борчак, мәк сүзләре бүгенге татарлар өчен ят түгел. Шул ук Италия финансисты Франческо Пеголотти үзенең 1340 елны язылган «Ia practica della mecatura» исемендәге Җучи олысы белән сәүдә итүчеләр өчен язылган кулланмасында юкка гына үзләренә ярдәмгә төрки телне белүчеләрне ялларга киңәш итмәгәндер. Кыпчаклар үзләре башка төркиләр арасына сеңә, телләре төркиләрнең уртак теленә нигез булып ята. Моны «төрки-татар теле» диләр. Алтын Урдада ул дәүләт теленә әверелә.

      Әгәр дә без бүгенге көнне телебез күбрәк рәвештә кыпчак диалекты нигезендә формалашкан дисәк, ялгышмабыздыр. Гомумән, без беркадәр кыпчаклар да. Казах, кыргыз, башкорт туганнарыбыз турында да шул ук фикерне әйтергә мөмкин.

Милли моңыбыз

      Аны безгә борынгы бабаларыбыз васыятъ итеп калдырган. Тарихның башы булган кебек моңның да юл башы, географик ноктасы булырга тиештер. Ул менә монда Идел-Урал буйларында яралганмы, әллә инде Алтай, гомумән Урал арты, киңлекләрендә туганмы? Минем бу сорауны куюымның сәбәбе шунда: кайбер галимнәребез, татар эзләрен телебездән яки археологик калдыклардан гына эзләп, моң, татар милли моңының тарихын искә алмыйча, берьяклы гына нәтиҗә ясыйлар кебек. Шунлыктан мондый сорау да туа: төрки һәм татар моңы бер тамырданмы, әллә ул тамырлар үзгәме? Әйтик, төрекләр, азәрбайҗан, үзбәк халыкларының музыкасы һич кенә дә безнекенә охшаш түгел. Бу халыклардагы музыка фарсылашкан яки греклашкан булса кирәк.

      Ә менә төрки булмаган япон, кытай һәм кайбер башка Ерак Көнчыгыш халыкларның моңы безнекенә охшаш. Бервакыт безнең тарих факультетында стажировка үтүче профессор Чянь-Бин: «Бездә сезнең музыкагыз, без аны сездән алдык, без аны Ерак Көнчыгышка, шул исәптән Япониягә дә СКАЧАТЬ



<p>10</p>

Абзалов Л. Ф. Официальный письменный язык и канцелярская культура Улуса Джучи. Автореф. на соискание учёной степени канд. ист. наук. – Казань, 2009. – С. 16.