Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке). Индус Тагиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке) - Индус Тагиров страница 14

СКАЧАТЬ Республикасы төзелде, 1990 елның 30 августы көнне бу республика суверен дәүләт дип игълан ителде. Бернинди янауларга, куркытуларга да карамастан 1992 елның 21 марты көнне референдумда шушы карарны халкыбыз үз фикере белән ныгытты. Бу вакыйга татарның сөте бернигә дә карамастан ачымаганлыгын, хәтта куера барганлыгын исбат итте.

      Татар – мәңгелек халык. Ул – сынауларны лаеклы рәвештә кичерә белүче, Ижау шәһәрендә яшәүче шагыйрь Ибраһим Биектаулы язганча, үлемне дә, кайгыны да җыр белән җиңә белә торган горур халык.

      Россиядә булып үтәчәк халык санын алу кампаниясе халыкларның, шул исәптән татарларның да, нинди хәлдә икәнлеген күрсәтәчәк. Элеккечә санлы булып калабызмы, әллә инде санлылыктан ерагая баручы милләт икәнебез ачыкланачакмы?

      Мин бу очракта «сан» төшенчәсе аша күләмебезне генә түгел, нинди сыйфатта булуыбызны да күзаллыйм.

      Безне борчыган проблемаларның берсе – татар-башкорт мөнәсәбәтләре. Бездәй бер-берсенә якын халык җир йөзендә юктыр. Без бер рухи мохиттә яшибез, бер үк җырларны җырлыйбыз. Телләребез шулкадәр якын ки, безгә бернинди тылмач та кирәкми.

      Алай гына да түгел. Күп еллар буе шушы мөнсәбәтләрне өйрәнеп йөргән АКШта яшәүче профессор Хафез Малек, бу ике халык бер телдә сөйләшә, әгәр ул телдә татар сөйләшсә, бу тел татар теле, әгәр дә инде шул ук телдә башкорт сөйләшсә, ул башкорт теле була, дигән.

      Халык санын алу вакытында татар татар булып, башкорт башкорт булып калырга тиеш. Тик шул вакытта гына безнең туганлык җепләре ныгыячак. Халык санын алу ул – бер көнлек гамәл генә. Без һәрбер көннең иртәгәсе була икәнлеген онытырга тиеш түгелбез. Менә шул иртәгәсендә бер-беребезнең күзенә туры карардай булып калырга кирәклеген онытмаска иде.

      Кайбер вакыт керәшен мәсьәләсе дә калкып чыга. Аны кемнәрдер махсус рәвештә куерта. Күп вакыт керәшеннәрне, христиан динендә булуларыннан чыгып, аерым милләт итеп күрсәтергә тырышуларны да очратырга туры килә.

      Дин һичничек тә милләтне аера торган фактор була алмый. Дөньяда берничә диндәге халыклар аз түгел. Әйтик, грузиннар яки осетиннар – ике динле халыклар. Тик моңа карап алар аерым милләтләргә бүленмиләр. Гарәпләр дә  – берничә динле халык. Аларның мөселманнары гына түгел, христианнары да, хәтта яһүдиләре дә бар.

      Керәшеннәрнең чыгышлары башка диючеләр бар. Аларныкы гына түгел, мишәрләрнең яки Себер татарларының да килеп чыгышлары шулай ук үзенчәлекле. Ләкин бу татар милләтен таркату өчен сәбәп була алмый.

      Русларның да төрле төркемнәре төрле рәвештә формалашкан. Аларның тел аермалыклары да, яшәү рәвешләре дә бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Кубаньда яки Донда яшәүче руслар күбрәк украиннарны хәтерләтә. Телләре дә аларныкына якын. Бу руслар Новгородта яшәүче милләттәшләреннән бик нык аерылып торалар. Тик бит моңа карап, берәү дә русларны берничә милләткә бүләргә җыенмый.

      Җирле халыкларның этник тарихын иң яхшы белүчеләрдән саналган профессор Н. В. Никольский 1919 елда басылып чыккан хезмәтендә[31] керәшеннәрнең, СКАЧАТЬ



<p>31</p>

Никольский Н. В. Сборник исторических материалов о народностях Поволжья. – Казань: Типолитография Казанского университета, 1919. – С. 215–216.